tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләре форумыннан кайткач…
“Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләре форумыннан кайткач…

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләре форумыннан кайткач…

Ел саен Татарстан Республикасы башкаласы Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын уздыру бик үзенчәлекле традициягә әверелеп бара. Һәрвакыттагыча, быелгы форумда да өлкәбез дин әһелләре актив катнаштылар.

Ошбу, бик катлаулы, бик мөһим булган чарага тотылган чыгымнар киләчәктә зураеп, күбәеп Татарстанга кире кайтачак дип әйтәсем килә. Монда үзеңнең мөселман, татар булуыңа горурлык хисләре уяна. Яңа күрешүләр, ерак төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән танышулар, телебезне саклауда бик зур этәргеч булды дип әйтер идем.

Пленар утырышта чыгышларның, барысы да татар телендә яңгыравы әйтеп бетергесез, сокланырлык тәжрибә булып калды. Әгәр без үткән ел Болгар ислам академиясенә нигез салу чарасында катнашкан булсак, быел үз күзләребез белән тиз вакыт эчендә төзелеп беткән искиткеч матур ислам академиясе бинасын күрдек. Ышанмаслык хәл, мондый тизлек, әкияттә генә булырга мөмкин. Өметебез зур. Киләчәктә ошбу уку йортында бик көчле, югары белемле дин әһелләре, зур белгечләр үсеп чыгарлар. Безнең арабызда экстремизм, терроризм, радикализм дигән идеяларга урын булмаячак дип ышанабыз. Халкыбыз, милләтебез өчен бик кирәкле, әһәмиятле, көтеп алынган мондый форум ел саен дәвам итәр, Инша Аллаһ.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин,
Төмән шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*