tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / Татар җырын башкаручыларның регионара “Урал сандугачы” фестиваль-бәйгесе
Татар җырын башкаручыларның регионара  “Урал сандугачы” фестиваль-бәйгесе

Татар җырын башкаручыларның регионара “Урал сандугачы” фестиваль-бәйгесе

«Урал сандугачы» татар җыры фестиваль-бәйгесе “Милли медиахолдинг” ширкәтен гамәлгә куючы, хәзерге вакытта  Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Садриев инициативасы белән 2004 елдан бирле уздырыла. Ринат Риват улы бүгенге көндә дә бәйгенең оештыручысы һәм төп иганәчесе булып тора.

Фестиваль Урал җырчысы Резедә Яруллинаның якты истәлегенә багшылап оештырылган иде. Ә инде елдан-ел күбрәк халык игътибарын яулап, катнашучылар саны арта барып, ул 2006 елда татар җырын башкаручыларның ачык фестиваль-бәйгесенә әйләнде. 2008 ел фестиваль тарихында аеруча истәлекле булды. Аның георгафиясе киңәйде: хәзер анда Екатеринбург шәһәре һәм Сверлодвск өлкәсендә яшәүчеләр генә түгел, ә Русиянең  барлык төбәкләрендә яшәүчеләр катнаша ала.

Фестивальнең максаты – милли үзаңны үстерү һәм киң җәмәгатьчелеккә татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау мөһимлеген аңлату; милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау;яңа исемнәр ачу, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен башкаручы талантларга ярдәм итү; яшь буында туган телгә, тарих һәм мәдәнияткә карата кызыксыну уяту; аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары белән иҗади элемтәләр булдыру, милли мәдәниятләрне үзара баету.

Чараны Свердловск өлкәсенең Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы “Урал татарлары)” региональ иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының “Салават” җыр театры һәм Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты йорты оештыра.

2011 елдан башлап “Урал сандугачы” фестиваль-бәйгесе жюрисы җиңүчеләргә  “Татар моңы”  халыкара телевизион бәйгесенең II  сайлап алу турында катнашырга рекомендация бирә.