tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Конгресс проектлары / “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы
“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы

2010 елның сентябрь аенда Казанда беренче татар дин әһелләре форумы үтте.Форум эшендә Русиянең 40 төбәгеннән 700 гә якын кеше катнашты. Абруйлы имамнар, мөфтиләр, мөхтәсибләр һәм башка ислам руханилары катнашкан мондый зур күләмле чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Министралар Кабинеты каршындагы Дин эшләре Идарәсе тарафыннан әзерләнеп уздырылды. Чараны оештыру эшләрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте, Русиянең Мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнарының үзәк Диния назәрәте эшлекле ярдәм күрсәтте. Форумның оештырылуына җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, аеруча Русиянең гражданлык җәмгыяте тормышында дин факторының көчәя баруы; татар милли һәм дини оешмаларының эшчәнлеген координацияләү ихтыяҗы; Бөтенроссия халык санын исәпкә алу алдыннан  татар халкын берләштерү мәсьәләләре этәргеч булды.

Татар дин әһелләре форумында катнашучылар татар халкының тотрыклы үсешендә, милләтнең бердәмлеген ныгытуда мөһим фактор булган традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм ишәйтү юнәлешендә татар мөселман дини оешмаларының тырышлыгын берләштерү кирәклеге хакында уртак фикер белдерде.

2011 елның 15–18 июнь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе тарафыннан оештырылган II Бөтенроссия дин әһелләре форумында Русия Федерациясенең 55 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 843 кеше катнашты. Форумда дини һәм татар иҗтимагый оешмаларының  үзара багланышларына һәм радикаль дини агымнарга каршылык күрсәтүче  иң төп фактор буларак традицион Ислам кыйммәтләрен тарату мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның форум эшендә катнашып делегатлар алдында мөрәҗәгать белән чыгыш ясавы зур резонанс тудырды.

Форумда катнашучылар татар җәмгыяте, аның киләчәктә рухи үсеше өчен күпъеллар буенча буыннар аша тәрбияләнгән  милли һәм дини гореф–гадәтләрнең бәйләнешләрен саклап калу мөһим икәнлеген исбатлады. Форум эшчәнлегендә күтәрелгән иң актуаль сорауларның берсе – татар халкының мәгрифәт үзәге буларак мәчетнең традицион ролен кайтару хакында дин әһелләренә мөрәҗәгать итү булды.

Форумда шулай ук, Ислам турында объектив мәгълүмат таратуда заманча массакүләм коммуникацияләрнең (телевидение, радио, газета, интернет) ролен активлаштыру кирәклеге азсызыкланды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең яңа “Татарстан Яңа гасыр–Планета” телевизион каналын ачу инициативасы хупланды. Яңа канал челтәрендә Ислам динен агарту турында даими тапшырулар урнаштыру кирәклегенә басым ясалды.

Традицион ислам  турында белем таратучы үзәк буларак Русия ислам институтының (Казан) ролен көчәйтү шулай ук илебезнең мөселман халкы туплап яшәгән төбәкләрендә аның филиалларын ачуга булышу тәкъдимнәре дә форумда катнашучылар тарафыннан яклау тапты.

2012 елның 8–10 июнь көннәрендә уздырылган III форум эшчәнлегендә Русия Федерациясенең 55 төбәгеннән 945 кеше катнашты, шуларның 905 – ир-ат, 40 – хатын-кыз. Форум эшендә беренче тапкыр Амур, Брянск һәм Калининград өлкәләреннән дин әһелләре катнашты.

IV форум 2013 елның 23–25 май көннәрендә уздырылды. Анда исә Русия Федерациясенең 65 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан, 685 делегат катнашты.

V  “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2014 елның 12–14 июнь көннәрендә уздырылды.  Форумда Русия Федерациясенең 52 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 900гә якын кеше катнашты. Иң өлкән яшьтәге аксакал Калининград өлкәсеннән килүче 1925 елда туган Хәким хәзрәт Биктеев; иң яшь делегат 1992 елда туган Башкортстан Республикасыннан Артур хәзрәт Гарифьянов. Форум эшендә беренче тапкыр Къырым Республикасы делегациясе катнашты.

VI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2015 елның 12–14 июнь көннәрендә уздырылды. Форумда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 815 вәкил килде. Иң зур делегация Башкортостаннан – 104 кеше.

VII “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2016 елның 19-21 май көннәрендә уздырылды. Форум эшендә Россиянең Ерак Көнчыгыштан Калининградка кадәр барлыгы 68 төбәгеннән 900 делегат катнашты. Форумда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы сайланды.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы
Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы

  1. Совет рәисе – Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы – РИИ ректоры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары;
  2. Рәис урынбасары – Ганиев Эдуард Әнвәр улы – БТК Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, Сарытау шәһәренең «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры, Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы.

Совет составы:

  1. Аббясов Рушан хәзрәт – Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенен урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  2. Аширов Нәфыйгулла хәзрәт – мөфти, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  3. Бибарсов Мөкатдәс хәзрәт – мөфти, Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  4. Бикчәнтәев Таһир хәзрәт – мөфти, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  5. Бултачеев Рәшит хәзрәт – Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  6. Гайфуллин Әлфәс хәзрәт – Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе;
  7. Глимшин Тәфкил хәзрәт – Башкортстан Республикасы Нефтекама шәһәре мәчете имам-хатыйбы;
  8. Давыдов Ислам хәзрәт Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Пенза өлкәсендәге имам-ахуны;
  9. Җиһаншин Ильяс хәзрәт – Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры;
  10. Закиров Гаяз хәзрәт – Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  11. Закиров Нияз хәзрәт – Казан шәһәренең Совет районы имам-мөхтәсибе;
  12. Кашапов Нияз хәзрәт – мөфти, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  13. Крганов Әлбир хәзрәт – Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие;
  14. Саматов Хәлил хәзрәт — Ханты-Манси Автоном округының Когалым шәһәре мәчете имам-хатыйбы;
  15. Таҗеддинов Мөхәммәд хәзрәт – мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте администрация җитәкчесе, Башкортостан Республикасы мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе;
  16. Тукаев Марс Рифкать улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары;
  17. Фазлыев Җәлил хәзрәт – Татарстан Республикасының баш казые;
  18. Шакирҗанов Сәлим хәзрәт – Новосибирск шәһәре Җәмигь мәчете имам-хатыйбы;
  19. Шәрипов Әлфит хәзрәт – мөфти, Ырынбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
  20. Юнысов Марат Равил улы – Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе;
  21. Яруллин Талип хәзрәт – мөфти, Самара өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе.