enrutat
Баш бит / Конгресс турында / Структура / БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ӘГЪЗАЛАРЫ
БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ӘГЪЗАЛАРЫ

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ӘГЪЗАЛАРЫ

Абдуллин Рөстәм Шәкүр улы – Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе.

Абзалов Альберт Феликс улы – Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессының идарә әгъзасы.

Әбләзов Камил Алим улы – Сарытау өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Акҗегетов Бәкер Усман улы – Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Алимбаев Тамир Алимбай улы – Омск шәһәре Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Әминов Әнвәр Солтан улы – Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Әминов Илшат Юныс улы – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Әсхәтдинова Язилә Хаҗиәхмәт кызы – Киров өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Али Атик – Хельсинки шәһәренең “Исламия” татар оешмасы рәисе.

Әхмәдуллина Рәзилә Ардинат кызы – Түбән Новгород өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары.

Әюпов Фәрит Шакир улы – Ульяновск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Президиумы әгъзасы.

Бәдретдинова Гөлфирә Әмир кызы – Коми Республикасының Төбәк татар-башкорт милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы – язучы, җәмәгать эшлеклесе.

Батталова Саҗидә Рөстәм кызы – Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Борһанов Рәфис Тимерхан улы – Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе.

Вагыйзова Венера Васыйл кызы – Алманиянең “Татарлар Дойчланд”  мәдәниара интеграцион үзәге рәистәше.

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе.

Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы – Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

Ганиев Эдуард Әнвәр улы – Сарытау өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты әгъзасы.

Ганиев Рөстәм Мәҗит улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе.

Гәрәев Әмир Гыймадислам улы – Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте президенты.

Гафуров Илшат Рәфкать улы – Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы – Чувашия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Гыйльметдинов Илдар Ирек улы  – Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты..

Дәүләтов Илдус Ядкәр улы – Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Егоров Иван Михайлович – «Ак Барс» холдинг компаниясенең генераль директоры.

Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы – шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Закиров Ринат Зинур улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Казан” милли-мәдәни үзәге директоры.

Зәбиров Рафаель Өммәт улы – Омск өлкәсенең “Мәдәният” иҗтимагый җәмгыяте Советы рәисе.

Зәбиров Руслан Рамил улы – Ырынбур өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Ибраев Сергей Миңнехан улы – Пермь крае Барда муниципаль районы башлыгы.

Идрисова Кәдрия Рәис кызы – Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе. 

Исхаков Дамир Мәүләви улы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының баш фәнни хезмәткәре.

Кантюков Рәфкать Абделхәй улы – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры.

Канюкаев Фәхретдин Бәдретдин улы – Самара өлкәсенең “Дуслык” Төбәк иҗтимагый җәмгыяте Президенты.

Кәримов Тәүфыйк Әкрам улы – “Казакъстан Республикасының татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәкләре Ассоциациясе” берләшмәсе рәисе.

Килмөхәммәтов Рамил Миңгали улы – Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый җәмгыяте рәисе.

Колесникова Лена Рәфыйк кызы – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе.

Корбанов Рафис Харис улы – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе.

Латыйпов Расыйх Мөҗаһит улы Самара өлкәсенең Похвистнево районы “Туган тел” җәмгыяте рәисе.

Локманов Алик Харис улы – Башкортостан Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советының мәдәният һәм сәнгать комиссиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле.

Локманов Юныс Халит улы – Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары җәмгыяте әгъзасы.

Ляпин Фәрит Усман улы – Иваново өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Мазгаров Әхмәт Мазгар улы – Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе Президенты.

Метшин Илсур Рәис улы – Казан шәһәре мэры.

Миңнеәхмәтов Җәүдәт Мидехәт улы – «Татарча көрәш» Бөтенроссия көрәш федерациясе Президенты.

Миңнәхмәтов Ирек Җәүдәт улы – «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры.

Мириханов Назыйф Мөҗаһидан улы – Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе.

Мөслимов Ильяз Булат улы – Волгоград өлкәсенең администрация башлыгы киңәшчесе.

Мөхәммәтҗанов Рафаил Рәфкать улы – Нижневартовск шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы – Россия Ислам университеты ректоры.

Мохтасаров Фәрит Шамил улы – Мәскәү өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Нәбиуллин Ришат Хисмәтулла улы – Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе.

Назиров Алмас Әмин улы– Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры.

Насыйров Ринат Хәмзә улы – Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе.

Саматов Таһир Габделхак улы – ХМАО – Югра Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Сәнҗапов Рәшит Шәйхулла улы – Чувашия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзасы.

Саттаров Нурулла Гарифулла улы – Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Президенты.

Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы – Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкилеге консультанты, Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессының рәис урынбасары, Милли медиа-холдинг директоры, «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире.

Сафин Рәмис Фәрук улы – Ульяновск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты рәисе.

Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы – Татарстан Республикасы мәдәният министры.

Тимергалиев Ильмир Насыйх улы – “Кырым республикасының Идел буе татарлары ассоциациясе” иҗтимагый җәмгыяте рәисе.

Тукаев Марс Рифкать улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары – РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире.

Уразаев Фәрит Язкәр улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясенең Башкарма директоры.

Үтәшева Римма Әмир кызы – Башкортостан Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Фәйзуллин Алмаз Равил улы – Русия Федерациясе Президенты эчке эшләр  Идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү Департаменты җитәкчесе урынбасары, Мәскәү шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзасы.

Фәйзуллин Вагыйз Исмәгыйль улы – Красноярск крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Фәттахов Энгель Нәвап улы – Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры.

Хаҗипов Ясәви Таһир улы – Ярославль өлкәсенең “Нур” татар иҗтимагый оешмасы Советы рәисе.

Хәкимов Заһир Әхсән улы – “Башкортостан татарлары конгрессы” иҗтимагый җәмгыятенең Башкарма комитеты рәисе.

Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы – Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры.

Шакиров Әмир Тәлгать улы – Марий Эл Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе.

Шәрипов Флюр Нуриәхмәт улы – Литва Республикасының Клайпеда шәһәре Татарлары җәмгыяте рәисе.

Шәрифуллин Равил Гыйльмулла улы – Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе рәисе.

Якупов Марат Ирфан улы – Ульяновск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты әгъзасы.

Яркәев Рәис Марис улы – Санкт-Петербург шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.

Яруллин Тәбрис Мөдәррис улы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.