tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / КӘРИМОВ ТӘҮФИКЪ ӘКРАМ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары
КӘРИМОВ ТӘҮФИКЪ ӘКРАМ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

КӘРИМОВ ТӘҮФИКЪ ӘКРАМ УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында Т.Ә.Кәримов бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.

Тәүфикъ Әкрам улы Кәримов 1958 елның 1 февралендә Казакъстан Республикасының Гурьев (1992 елдан Атырау) шәһәрендә туа. Казахстан халык Ассамблеясе Рәисе урынбасары, «Казахстанда татар һәм башкорт конгрессы» Республика иҗтимагый идарәсе рәисе.

Белеме

  • 1979 елда — Гурьев шәһәрендә педагогика институтын тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча;
  • 1991 елда — Алматыда политология һәм идарә институтын политолог белгечлеге буенча;
  • 1995 елда Атырау нефть һәм газ институтын тәмамлый инженер-геолог белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1979 елда – Гурьев шәһәренең 13санлы профессиональ химиклар техник училищесында укытучы;
  • 1979-1984 елларда – Казахстанның Гурьевск обкомы «Спутник» яшьләр халыкара туризмы бюросы референты, инструкторы, кадрлар бүлеге җитәкчесе, рәисе;
  • 1984 – 1985 елларда – «Гурьевнефтегазгеология» берлегенең Балыкшинск нефть һәм газ эзләү экспедициясенең скважиналар сынау буенча баш инженеры;
  • 1985-1989 елларда –  Казахстан Компартиясенең Гурьевск горкомының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары, инструкторы;
  • 1991-1991 елларда – Казахстан Компартиясенең Гурьевск горкомының  оештыру-партия эшләре бүлегенең җаваплы оештыручысы;
  • 1991-1992 елларда – Атырау шәһәрендә «Кантар» оешмасының әйдәп баручы белгече;
  • 1992-1992 елларда – Атырау өлкәсе администрациясенең оештыру-нспекторлык эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары;
  • 1992-1994 елларда –  «Внешинвест» тышкы иктисади компаниясе белгече («Inlingua» мәктәбе укучысы һәм Мюнхенда «Linde AG» концернында стажировка уза;
  • 1994-1994 елларда – Атырау өлкәсе башлыгының Бернче урынбасары ярдәмчесе;
  • 1994-1994 елларда – «Тенгизмунайгаз» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры;
  • 1994-2001 елларда – Атырау өлкәсе акимы урынбасары, аппарат җитәкчесе;
  • 2001- 2001 елларда – «Telf AG» россия-швецария компаниясе вәкиле;
  • 2001- 2002 елларда «Казахстанкаспийшельф» оешмасының вице-президенты;
  • 2002- 2003 елларда – Атырау өлкәсенең мәгълүмати һәм җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе җитәкчесе;
  • 2003- 2004 елларда – «Эмбамунайгаз» ачк акционерлык җәмгыяте аппараты җитәкчесе;
  • 2004- 2007 елларда – Казахстан Республикасы Президенты Администрациясенең Дәүләт контроле һәм оештыру эшләре бүлегенең баш инспекторы;
  • 2007- 2009 елларда – «СПК «Каспий» милли компаниясе» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары;
  • 2009-2014 елларда – «Нур Отан» Халык демократик партиясенең Үзәк аппараты Партия контроле комитетының баш инспекторы;
  • 2014-2015 елларда – «Госэкспертиза» дәүләт предприятиясенең Үзәк аппараты җитәкчесе;
  • 2015-2017 елларда – «Жанару» Гомумхалык коррупциягә каршы хәрәкәт җитәкчесе урынбасары;
  • 2017 елдан – «НК «КТЖ-ГП»  акционерлык җәмгыяте-«Казпрофтранс» Җитәкчесе Киңәшчесе;

Бүләкләре

  • Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен”  медале (2022);
  • Х.Досмухамедов исемендәге Атырау дәүләт университетының мактаулы профессоры, 2000;
  • «Казанның 1000-еллыгы уңаеннан» Россия Федерациясе медале (2005); Казахстан Республикасы медале – «Ерен енбегi ушiн» («Хезмәт уңышлары өчен», 2012);
  • «Қазақстан Республикасының Тәүелсіздігіне 10 жыл» (2002);
  • «10 жыл Астана» (2008);
  • «Қазақстан Республикасының Тәүелсіздігіне 20 жыл» (2011);
  • Казахстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары (2005, 2010, 2015);
  • Татарстан Республикасы Президенты (2012);
  • Бөтендөнья татар конгрессы медале «Татар халкы тормышында нәтиҗәле өлеш керткән өчен» (2015);
  • «Муса Җәлилнең тууына 110 ел туу уңаеннан» медале (2016);
  • Татарстан Республикасының күкрәк тамгасы «Мәдәният өлкәсендә уңышлары өчен» (2005);
  • Туссон шәһәренең мактаулы гражданины (Аризона штаты, АКШ, 1997)

Элемтә өчен

тел. +7 (777) 720-0009;