tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ЗАҺИДУЛЛИНА ДАНИЯ ФАТЫЙХ КЫЗЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары
ЗАҺИДУЛЛИНА ДАНИЯ ФАТЫЙХ КЫЗЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

ЗАҺИДУЛЛИНА ДАНИЯ ФАТЫЙХ КЫЗЫ — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары

2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында Д.Ф. Заһидуллина бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.

Заһидуллина Дания Фатыйх кызы 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор.

Белеме

  • 1986 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, шунда ук аспирантура үтә һәм 1993 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
  • 2001 елда “Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)” белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклый.

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1986 елда университетны тәмамлагач Балтач районынының Түнтәр авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта.
  • 1989 елда Казан мәктәбендә укытучы булып эшли.
  • 1989 нчы елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында лаборант.
  • 1992 елдан – Казан дәүләт университеты укытучысы.
  • 2007 елда Дания Заһидуллина ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, һәм 2011 елда Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы булып сайлана.
  • Д.Ф. Заһидуллина – 200дән артык басма хезмәтләр авторы, алардан 13е – укыту-методик һәм 98е мәктәптә һәм югары уку йортларында уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган фәнни хезмәт. Аның фәнни җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган.

Бүләкләре

  • Д.Заһидуллина ТР Язучылар берлегенең И.Юзеев исемендәге (2005), әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белем өлкәсендә Җ.Вәлиди (2006) исемендәге премияләре лауреаты.

Элемтә өчен