enrutat
Баш бит / Конгресс турында / Структура / Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сәрия Фәйзелхак кызы Зиннәтова
Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры  Сәрия Фәйзелхак кызы Зиннәтова

Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сәрия Фәйзелхак кызы Зиннәтова

1956 елның 26 мартында ТАССРның Кукмара районы Балыклы авылында туган.

Белеме

Үзбәкстанның Ташкент сәнгать институтын режиссер-организатор белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

Ташкентта “Мирас” ансамблен төзи;

Үзбәкстан дәүләт телерадиокомпаниясендә татар телендә тапшырулар да алып бара;

2000 елда Казанга кайта һәм Казанда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында баш админстратор булып эшли;

2002  елдан – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының директор урынбасары;

2012 елдан – Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры;

Бүләкләре

  •  “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”(2001 ел);
  • Шулай ук ул бик күп мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе.