tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / Шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфаров исемендәге укулар (Барда авылы, Пермь крае)
Шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфаров исемендәге укулар (Барда авылы, Пермь крае)

Шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфаров исемендәге укулар (Барда авылы, Пермь крае)

Рәшит Ягъфәров күренекле шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе буларак татар тарихында, һичшиксез, үзенең тиешле урынын алырга лаеклы шәхес. Шунысы кызганыч, вакытында Рәшит Ягъфәров тиешенчә бәяләнмәде. Бакыйлыкка күчкәч кенә бу күркәм шәхеснең исеме, иҗаты зур кызыксынуга ия була башлады. Моны бигрәк тә аның туган ягы – Барда районында уза торган Рәшит Ягъфәров укулары ачык күрсәтә.

Ягъфәров укулары аның иҗади мирасына кызыксыну уяту, халык иҗатын өйрәнү, яшь буынны сәнгатьле укуга тарту, талантлы язучлар, шагыйрьләр, башкаручыларны ачыклау максатыннан оештырыла. Аны Барда районының мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, “Таң” газетасы һәм җирле теле-радиоүзәге уздыра.  Әлеге чара кысаларында Рәшит Ягъфәров шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, үзешчән шагыйрь һәм язучылар осталыклары, фольклор әсәрләрен башкару бәйгеләре уза.

2010 елгы Ягъфәров укуларына Барда районында “Җәгъфәр” дигән китап иҗат ителде. Анда аның хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм якташларының истәлекләре тупланган. Киләчәктә исә Рәшит Ягъфәровның моңа кадәр беркайда да басылмаган шигырьләрен дә кертеп, тагын бер китап нәшер итәргә уйлыйлар. Моннан тыш, Барда районы хакимияте Рәшит Ягъфәров исемендәге премия дә булдырды. Ул Пермь краенда яшәп, татар телендә иҗат итүчеләргә биреләчәк.

2009 елның 26 февралендә хәләл җефете Әкълимә ханым, улы Илдар Ягъфәров, туганнары катнашында Рәшит Ягъфәров укыган Карман һәм Сараш мәктәпләрендә тактаташ ачу тантаналары үтте. Хәзер Барда районында аның истәлегенә дүрт элмә такта куелган.

Бөтен гомерен татар халкының бай мирасын өйрәнүгә, милли хәрәкәткә багышлаган шагыйрь Рәшит Ягъфәров укулары, һичшиксез, милләттәшләребезгә, бигрәк тә яшь буынга милли аңны үстерергә хезмәт итә.