tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / Якуб Зәнкиев исемендәге укулар (Тобольск шәһәре, Төмән өлкәсе)
Якуб Зәнкиев исемендәге укулар (Тобольск шәһәре, Төмән өлкәсе)

Якуб Зәнкиев исемендәге укулар (Тобольск шәһәре, Төмән өлкәсе)

“Занкиев укулары” исеме астында узучы   Бөтенроссия фәнни – гамәли  конференциясе 2008 нче елдан башлап Д.И. Менделеев   исемендәге Тубыл дәүләт социаль–педагогик академиясе базасында уза.

Педагог, язучы, җәмәгатъ эшлеклесе Я.К. Занкиев исеме астында узучы конференциянең максаты регионнарда миллилекне саклап калу, себер –татар халкының фәнни яктан телен, әдәбиятын,  тарихын һәм мәдәниятын  өйрәнү.

Конференцияне оештыручылар:

  • Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министрлыгы;
  • Төмән өлкәсе фән һәм мәгариф Департаменты;
  • Төмән өлкәсе милли эшләр Комитеты;
  • Төмән өлкәсе татар Конгрессы;
  • Себер – татар мәдәнияты үзәге;
  • Д.И. Менделеев   исемендәге Тубыл дәүләт социаль–педагогик академиясе;

Конференцияне уздыру иң беренче чиратта галимнәрнең игътибарын, регионнарда  мәгариф өлкәсендә булган этнокультура проблемаларына җәлеп итүгә, себер – татар халкының рухи мәдәниятын саклап калуга юнәлтелгән.

Конференция эшендә бик күп галимнәр: әдәбиятчылар, тарихчылар, мәдәниятчылар һәм башка юнәлеш галимнәре катнаша. Иң зур игътибар яшьләр секциясенә бирелә, монда Төмән өлкәсенең   яшь  галимнәре, аспирантлар, студентлар, укытучылар, укучылар чыгыш ясый. Конференция кысаларында пленар утырыш, түгәрәк өстәл, тематик секция һәм мастер– класслар үткәрү каралган.