tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Каурый-канатлы, тансык бәйрәм: Кабан буенда «Каз өмәсе» гөрләде

ВИДЕО: Каурый-канатлы, тансык бәйрәм: Кабан буенда «Каз өмәсе» гөрләде

Тансык булгач, икеләтә күңелле. Иске Татар бистәсенә «Каз өмәсе»н карарга килгәннәрнең һәркайсы диярлек әнә шулай ди. Казанның нәкъ уртасында узган уен-көлкеле, җыр-биюле, коймак һәм бәлешле бәйрәмдә без дә булып кайттык.

«Каз канаты каурый-каурый…» Авылда туып үскән, йә булмаса кунакка кайткалаган һәркемгә якын, таныш юллар бу. Кайчандыр «Каз өмәсе»ндә катнашкан яки бәйрәмнең шаһиты булган шәһәрлеләр һәм кунаклар, ноябрь суыгыннан курыкмыйча, балачак һәм яшьлекләрен искә төшерергә җыелган иде. Араларында бу бәйрәм турында беренче тапкыр ишетүчеләр дә күренгәләде.

– Мондый күңелле бәйрәмнең барлыгын белми идем, монда да узып барышлый гына кердем. Шаккаткыч: күңел дә ачалар, тәмле-тәмле ризыклар да пешерәләр! – дип сөйләде Самарадан кунакка килгән ханым.

– Без, авылда үскән балалар, күргән-белгәннәрне, шушындый күркәм бәйрәмнәребезне шәһәр халкына, бигрәк тә яшьләргә күрсәтергә тиеш. Быел бәйрәмне дүртенче тапкыр үткәрәбез, Аллага шөкер, кызыксынып килүчеләр елдан-ел арта, үзебезгә дә кызык, – дип сөйләде «Каз өмәсе»н оештыручы, «Татар утары» ресторанының генераль директоры Венера Шаһиәхмәтова.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та мондый чаралар аша үзебезнең, килгән кунакларның да татар халкының күркәм йолалары, мәдәнияте турында күбрәк белүен искәртте:
– «Каз өмәсе»н инде берничә ел рәттән уздырабыз. 2020 ел шактый үзенчәлекле булса да, быел да бирегә җыелу бәхете елмайды, – диде ул. – Татар кулинариясенең горурлыгы булган каклаган казны кая барсам да, беләләр, алып килергә кушалар. Башка ил һәм төбәкләрдә безгә карата кызыксыну елдан-ел арта. Бу, әлбәттә, бик сөендерә.
«Татар утары»нда узган бәйрәмдә өмәне бөтен нечкәлекләре белән Кариев театры артистлары күрсәтте. Тере каз, йомшак мамык белән тутырылган мендәрләр, бизәкле сандыклар, чиләк-көянтәләр – авылда үскән Кадрия апа Әкбәрова сүзләренчә, барысы да элеккечә, җиренә җиткерелгән.

– Нишләп мондый бәйрәмнәр турында бик аз сөйлиләр икән? Узган елны гел белми калдым, телевизордан гына карарга туры килде. Быелгысы турында да очраклы гына ишеттем. Шундый рәхәт бит! Нәкъ безнең яшьлектәгечә. Яңа гына суелган казларны көянтәгә асып, карлы чишмә юлыннан алып менгән вакытлар бүгенгедәй хәтердә. Күңел ачу гына түгел, хезмәт бәйрәме ләса бу! Яшьләр күрсен, белсен иде, – дип сөйләде ул.

Яшьләр, дигәннән, бәйрәмне күрергә бер төркем Казан студентлары да килгән иде. Билгеле, күбесе бу йола турында ишетеп кенә белә. Шуңа да бик кызыксынып карыйбыз, диләр. Ә иң алгы рәттәге ике кечкенә малай йоланы күзләрен алмый карады. Соңыннан берсе түзмәде: уртага чыгып биеп җибәрде. Шуларны күргәч, дер калтырап торган җирдән эчкә җылы йөгергәндәй итте. Өлкәннәргә тансык булса, яшьләр һәм сабыйларга яңалык бит мондый йолалар.
Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова да бәйрәмнең әһәмиятле булуына басым ясады:

– «Каз өмәсе» үткән йорт кеше белән кайнап торган, хуҗабикәләр осталыкларын күрсәткән, киңәшләре белән уртаклашкан. Мондый күркәм йола татар халкының кунакчыл, киң күңелле булуын күрсәтә, – диде ул.
Театральләштерелгән тамаша гына булса да, артистларның «Каз өмәсе» авыл мохитен тудыра алды, диеште кунаклар. Моңа баян тавышы, якында гына дөрләп янучы мич, коймак исләре дә булышкандыр, күрәсең. Суыкны да билгеләп үтәргә кирәктер – казларны, өмәләп, нәкъ менә беренче суыклар башлангач эшкәрткәннәр бит.
Ахырдан бәйрәмгә килүчеләрне самавырда кайнаган чәй, тиңе булмаган мич коймагы белән сыйладылар. Йоласы да, сые да казанлылар өчен генә түгел, авылда яшәүчеләр өчен дә тансыкка әйләнеп бетте шул хәзер.

vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*