tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 июльдә Башкортстан татарлары конгрессы съезд үткәрә
1 июльдә Башкортстан татарлары конгрессы съезд үткәрә

1 июльдә Башкортстан татарлары конгрессы съезд үткәрә

Ниһаять җылы көннәр килеп җитте. Уфада “Нур” татар театры бинасында Башкортстан татарлары конгрессы чираттагы съездын җыя.

Көн тәртибендә соңгы, 5 ел элек узган съездтан соңгы арада эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау һәм иң әһәмиятлесе, төп мәсьәлә – 2-6 августта Казанда үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына делегатлар сайлау. Бу җаваплы, бик тә җаваплы эшне Башкортстанның 53 районындагы бүлекчәләрдән сайланган вәкилләргә йөкләтелгән. Алар – 400 кеше чамасы. “Нур” театры залына 475 кеше сыйдырышлы булуын исәпкә алсаң, 75 кеше – Уфадан делегатлар һәм кунаклар булуын фаразлап буладыр.

Бу җыенга мәртәбәле кунаклар килер дип көтелә. Алар арасында, әлбәттә, җирле хакмимият органнары вәкилләре, танылган язучы Марат Кәримов, академик Азат Магазов, профессор Касыйм Йосыпов, Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина һәм башкалар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты делегациясен БТК БК рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев җитәкли. Ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Башкортстандагы татар оешмалары белән эшләү нәтиҗәләрен барлаучы чыгыш ясаячак.

Съезд барышында татар активистларына Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылачак. Казаннан Уфага шулай ук татар китаплары, дәреслекләр, методик әсбаплар  китәчәк. Шушы уңайдан берничә сан.  Узган 2016 елда Башкортстандагы китапханәләргә, мәктәпләргә, татар оешмаларына дип атап 1 793 000 сумлык 14 944 данә китап продукциясе, 2017 елның беренче яртыеллыгында 1 333 000 сумлык 10 580 данә китап продукциясе бүләк итеп бирелгән. Соңгы ун ел саннары тагын да ис китәрлек. Бөтендөнья татар конгрессы аша соңгы 10 елда Башкортостан татарларына бүләк итеп бирелгән китаплар саны 123380 данә. Аларның гомум бәясе – 11 474 000 сум. Бу саннар Татарстанның Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезгә күрсәткән ярдәмнең бер өлеше генә.

Гомумән, соңгы елларда Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларына күрсәтелгән матди ярдәмнәр шактый артты. Татарстан Республикасы хөкүмәтенең  Россия Федерациясе төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга этно-мәдәни проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан бирелә торган грантлар күләме, мәсәлән, саннарда болайрак күренә:

2014 нче елда:

Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестивален уздыру өчен 140 мең сум,

Башкортостан Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте «Ике аккош» вокалист һәм баянистларның Республика конкурс-фестивален үткәрү өчен 240 мең сум,

2015 нче елда:

Башкортостан татарлары конгрессы шулай ук «Идел» фестиваль-конкурсын уздыру өчен 303 мең сум,

Башкортостан Республикасы төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте «Балкыш» әдәби конкурсы өчен 274 мең сум,

2016 нчы елда:

Башкортостан Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры конкурсын үткәрү өчен 240 мең сум,

2017 нче елда:

Башкортостан Республикасы «Идел» мәдәниятне үстерү коммерцияле булмаган фонды «Идел» конкурсы өчен 167 мең сум,

Башкортостан Республикасы Төбәк милли-мәдәни мохтарияте «Җиз кыңгырау» Республика халык иҗаты фестиваль-конкурсы өчен 150 мең сум,

Башкортостан татарлары конгрессы «Туган тел» XII татар җырын яшь башкаручыларның Республика конкурсы өчен 149 мең сум алуга иреште.

Әйтеп үтелгән грантларның гомум суммасы 1 665 мең сум тәшкил итә.

(Мәгълүмат Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының рәсми сайтыннан алынды)

Соңгы ике елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча грантлар бирә башлады. Узган елны 100 меңлек грантка Стәрлетамак педагогия институтының татар теле бүлеге, быел исә 100 мең сумлык грантка Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының «Буыннар сабагы» конкурс фестивале лаек булды.

Башкортстандагы татар оешмаларына, алар үткәргән ярыш, сабан туйларына Татарстан хөкүмәте Бөтендөнья татар конгрессы аша автобуслар, җиңел машиналар һәрдаим тапшырып тора.

2014 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп  «Берлек» төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасына зур  «Хёндай» автобусы, Башкортостан татарлары конгрессы соравы буенча шул ук елда республиканың иң зур тиражлы татар газетасы булган  «Кызыл таң»га микроавтобус бүләк итеп бирүгә иреште.

Быел беренче мәртәбә үтәчәк  I Ык буе авыллары Сабан туе батырына автомобиль бүләк итү өчен Татарстан Президенты күрсәтмәсе бар. Башкортстан татарлары конгрессының Республика Сабан туйларында да Татарстан Президенты зур бүләк ясый. Былтыр татар токымыннан булган атта җиңүче җайдак бүләккә җиңел машина алды, быелгы җиңүчене дә шундый ук матур приз көтә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты делегациясе Башкортстан татарлары конгрессы съездыннан соң Иглин районы Олы Теләк авылында II Республикакүләм Сабан туенда катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*