tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 июнь – Балалар көне уңаеннан
1 июнь – Балалар көне уңаеннан

1 июнь – Балалар көне уңаеннан

Әнием 

 Яратам мин әниемнең

 Иркәләп сөюләрен.

 Иртән иркәләп уятып,

 Озатып калуларын.

Яратам мин әниемнең

Ягымлы сөйләшүен.

Һәрчак миңа терәк булган

Файдалы киңәшләрен.

Яратам мин әниемнең

 Гадел,изге сүзләрен.

 Һәр җирдә  дә юлдаш булган

 Әнием теләкләре.

Әнием,син минем өчен

Булдың һәрчак юаныч.

Сау-сәламәт яшәвең

Минем өчен куаныч.

Яратам мин әниемнең

Шомырт кара күзләрен.

Карлыгач канатларыдай,

Кыйгач кашлы  йөзләрен.

Әнием,матурым,син.

Гел елмай да ,гел көл син

 Синең һәрбер елмаюың

 Шифалы даруга тиң.        

                                                 Фаттахова Галия Әнәс кызы, ТР Әлки районы  Каргалы мәктәбе укучысы

mugallim.ru  интернет–сайтыннан алынды

Один комментарий

  1. Гөлсинә

    Укучылар иҗатына игътибарлы булу бик әйбәт күренеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*