tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, Татарстан парламенты башлыгы республика халкын котлый
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, Татарстан парламенты башлыгы республика халкын котлый

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, Татарстан парламенты башлыгы республика халкын котлый

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.

 

“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

 

Беренче май бәйрәме һәрвакыт күңелләрдә өмет уята, яз килүгә шатланып купшыланган табигатьне күреп, сөенечле тойгылар барлыкка килә.

Җәмгыятьнең алдынгы көчләрен икътисадый нык, кешеләргә тормышта үз урынын табу һәм яшәү өчен уңайлы булган демократик дәүләт төзү идеясе тирәсендә берләштерү – озак еллар дәвамында Беренче майның төп мәгънәсе булып кала. Бу көнне туган җирләренең ватанпәрвәрләре булган чын хезмәт кешеләре бәйрәме дип атасам, хата булмастыр. Сәяси карашларыбыз, инануларыбыз төрле булуга карамастан, без барыбыз да халкыбызны мөмкин кадәр көчлерәк итәргә омтылырга тиешбез. Без – бердәмлек яклы, зур нәтиҗәләргә китергән, уңышларга ирештергән хезмәт тарафдарлары!

Бу бәйрәм көнендә Ватаныбыз өчен бөтен көчен куйган, үзләренең намуслы хезмәте белән яшь буында рухи кыйммәтләргә ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләгән ветераннарыбызга аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә. Соңгы дистә елда хезмәт сөючән татарстанлыларның тырышлыгы белән республика сизелерлек ныгыды, алга китте. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы үсеш темплары буенча Россия Федерациясенең күп кенә субъектларын узып, алдынгылар сафында бара. Безнең уңышларыбыз – эшчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның, игенчеләрнең, инженерларның, укытучыларның, гомумән алганда, йөз меңләгән татарстанлының уртак казанышы. Авыл хуҗалыгында, бизнеста, фән һәм җитештерү өлкәләрендә остазлар кулыннан эстафетаны алырга әзер булган талантлы, көчле ихтыярлы яшьләребез күп. Халкыбызның Ватаныбызга булган мәхәббәте, гражданлык җаваплылыгы, тыныч кына килешеп, күршеләрне ихтирам итеп яши белүе нәтиҗәсендә, туган Татарстаныбыз һәм Россия Федерациясе чәчәк атар дип ышанам!

Хөрмәтле ватандашлар! Чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Һәрбарчабызга күңеле теләгән эштә, хыялларны тормышка ашырып, иҗат ялкыны белән янып яшәргә язсын. Бәйрәм белән сезне!” – диелә ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның котлау текстында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*