tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне
1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне

1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чын күңелдән Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итә!

Быел Халыкара Өлкәннәр көне игълан ителүенә 25 ел тула. Традиция буенча ул 1 октябрь көнне билгеләнә. Рәсми рәвештә бу көн 1991 елдан Берләшкән Милләтләр Берлегенең Генераль ассамблеясе тарафыннан гамәлгә кертелә. Юбилей чаралары бөтендөнья буйлап үтәчәк дип көтелә.

Өлкәннәр көне – олы яшьтәге кешеләрнең хокукларын, мәнфәгатьләрен искә төшерү, аерым игътибар юнәлтү чарасы. Гомер көзен кичерүче туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребез, танышларыбызны ел буена да онытмыйча, бу көнне аерым хөрмәт белән сәламлик, көндәлек мәшәкатьләрен читкәрәк этәреп, йөрәктәп йөрәккә җылы хисләр таратыйк!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*