tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 10нчы июньдә Камал театры “Зәңгәр шәл” спектакле белән 110нчы сезонын яба
10нчы июньдә Камал театры “Зәңгәр шәл” спектакле белән 110нчы сезонын яба

10нчы июньдә Камал театры “Зәңгәр шәл” спектакле белән 110нчы сезонын яба

10нчы июньдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Зәңгәр шәл” спектакле белән үзенең 110нчы сезонын яба.

Әлеге спектакль – ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*