tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мишәр” ансамбле бәйрәм итә
“Мишәр” ансамбле бәйрәм итә

“Мишәр” ансамбле бәйрәм итә

Чуашстан татарлары милли мәдәни мөхтәрияте  ел дәверендә Татарстан Республикасы Гранты нигезендә “Кәрван мирас” исемле проектны Чуашстан Республикасы шәһәрләрендә, татар авылларында, Россиянең башка төбәкләрендә үткәреп килде. Кичә Комсомол районы Чичкан авылы халкы өчен Чурачык авыл мәдәният йортында үтте, кызганычка каршы авылның үзендә мәдәният йорты юк.

Белгәнебезчә кичә мөселман халкы Мәүлид аена керде һәм гадәти буларак кичә Мәүлиткә дә багышланды: туганнар, дуслар, иҗади коллективлар катнашында мәҗлес-тамаша оештырып, Ястү намазыннан соң салаватлар әйтеп халкыбызның мөнәҗәт җыр-биюләре башкарылды. «Кәрван-мирас» фестиваленең йомгаклау тамашасы  декабрь аенда Чабаксар шәһәренең Дуслык йортында зурдан итеп, 2018 нче елның эшенә нәтиҗә итеп тәмамлана. Ел дәверендә проектта  республиканың төрле бию, җыр, фольклор ансамбльләре һәм Чувашстанның танылган җырчылары, биючеләре чыгыш ясады. Чичкан авылы халкы исә  Урмай авылының “Мишәр”, Чичкан авылының “Дуслык”, Урмай авылының “Тамчы” фольклор ансамбльләре катнашында бик үзенчәлекле итеп узды. Программада татар халкының милли-аутентик борынгы һәм бүгенге көндә популяр булып киткән җыр-биюләр, халык иҗаты.

Бәйрәмне дәвам итеп, килгән кунакларга  Чуашстан татарлары милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов гомере Чуашстан якларындагы татар авылларында  гадәти булып нигезләнгән  “Мәүлит бәйрәме” бик зур әһәмияткә икәнен, милли-дини үзаңны тәрбияләүдә нык көч биргәнне аңлатты. “Кәрван мирас” проекты гореф-гадәтләрне барлый торган гына түгел, республика татарларын берләштерә торган чара булуын да әйтте

Инде күптән мәүлит шәхси йортлардан, мәчетләрдән җирле мәктәпләргә, мәдәният учреждениеләренә кергәне турында һәм аның үрыны түрдән икәнне аңлатты. Программаны “аулак” уенлы-җырлы-биюле программа белән башлап җибәрделәр. Барысыда үз урынында, кадерле итеп сакланган, бик дөрес итеп сәхнәгә куелган. Килгән тамашачы үткән гомерне, яшьлекне искә төшергән өчен рәхмәтләр әйтте, ә инде бала – чага әби-бабаларының ничек мәдәниятле булуларына  исләре китеп үзләредә нурланып утырдылар. Аерым җыр башкаручылар Илнар Хисамов, Рәзил Шәрәфетдинов алар инде бүген республикада популяр җырчылар.  Үз репертуарларыннан халык һәм бүгенге композитор җырларын бик оста итеп башкардылар.

Әлеге киңәйтелгән программа белән “Кәрван мирас” проекты 16 нчы ноябрьдә Йошкар Ола шәһәренең милли үзәгенә юл тота. Анда Мари Республикасы һәм Чуашстан Республикасы  татарлары милли-мәдәни мөхтәриятләре үзара эшләрне яхшыртып эшләү өчен шартнамә төзиячәкләр һәм шуннан соң “Кәрван мирас” проекты Йошкар Ола шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә бүләк буларак тәкъдим ителәчәк. Ә инде 17 ноябрьдә килгән кунаклар Йошкар Ола шәһәрендә үтүче “Гасырлар авазы” проект фестивалендә катнашачак.

Динә Шәйдуллина
Урмай авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*