tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 12 июньдә Казан Кирмәнендә кайбер күргәзмәләр бушлай эшләячәк
12 июньдә Казан Кирмәнендә кайбер күргәзмәләр бушлай эшләячәк

12 июньдә Казан Кирмәнендә кайбер күргәзмәләр бушлай эшләячәк

Россия көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, 12нче июньдә шәһәр халкы һәм кунаклары «Казан Кирмәне» Музей-тыюлыгында кайбер күргәзмәләрдә бушлай катнаша алачак.

«Манеж» залының «Яңарыш» күргәзмәсенә килүчеләр Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар тарихы белән танышачак. Экспозициядә «Яңарыш» фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә торгызылган объектлар тәкъдим ителә.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда шәһәр халкына һәм Казан кунакларына «Тарихка таба» күргәзмәсен күрсәтәчәкләр. Ул ТАССР барлыкка килүенең 100 еллыгына багышланган һәм оборона җитештерүнең, авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә төбәкнең төп казанышларын күрсәтә.

Күргәзмәләрдә булганда килүчеләргә 1,5 метр дистанцияне үтәргә, битлек һәм перчаткалар кияргә кирәк. Экскурсияләр алдан язылу буенча үткәрелә.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*