tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 12 июньдә шамаилләр конкурсына йомгак ясала
12 июньдә шамаилләр конкурсына йомгак ясала

12 июньдә шамаилләр конкурсына йомгак ясала

Изге Болгар җыены алдыннан татар шамаилләренә багышланган конкурска йомгак ясала. Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу елның февраль аенда “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясен игълан итте. Әлеге акция кысаларында беренче мәртәбә татар шамаилләренә багышланган Россиякүләм сәнгать конкурсы уздырылды. Конкурс 4 номинациядә игълан ителде:  «Традицион татар шамаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар иҗаты», «Гаилә ядкаре».

Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән  барлыгы 300 эш кабул ителде. Дин әһелләре һәм сәнгать белгечләреннән торган жюри шорт-биткә 120 эшне сайлап алды.

21 майда – Идел Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көндә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы кысаларында күргәзмә ачылды.

Ислам мәдәнияте музеенда Татарстан районнарыннан, Казан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Чувашиядән җыелган 50 гә якын борынгы шамаил урын алды. Беренче мәртәбә бирегә куелган татар шамаилләре Казан һәм республика музейларында сакланучы шамаилләрне сан һәм сыйфат ягыннан узып китә. Берничә шамаил XIX гасырга карый. Күбесен XX гасырда, совет заманында татар осталары ясаган.

Күргәзмәдә шамаил сәнгатенең бүгенгесен һәм киләчәген хәзерге заман рәссамнәре һәм каллиграфлары ясаган шамаилләр күрсәтә. Бүгенге заман шамаилләре традицион – пыяла кургаш белән дә ясалган, шулай ук рәсем сәнгатенең башка техникалары да кулланылган.

28 майда  “Бүгенге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклау проблемалары” дип аталган түгәрәк өстәл оештырылды. Шамаил – татар рухи мирасының кабатланмас бер өлеше. Түгәрәк өстәл татар халкының менә шушы үзенчәлекле борынгы сәнгатен саклау, аны үстерү юлларын барлау максатыннан уздырылды.

1 июнь көнне Казанның “Гаилә” мәчетендә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсында катнашучы балаларның күргәзмәсе оештырылды. Конкурска 50дән артык  бала үзләренең эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында Чаллы, Лениногорск, Казан, Актаныш, Питрәч, Азнакайдан һәм башка районнардан, Пеньзадан катнашучылар бар.  Шулай ук Австралиядән бер төркем татар балалары конкурска шамаилләр ясап җибәргәнәр. Барлык балаларга истәлек бүләкләр һәм конкурс грамоталар тапшырылды.

21 майдан башлап жюри сайлап алган конкурс номинантларына интернеттан тавыш бирү башланды. Тавыш бирү конкурсның Кол Шәриф мәчетендә үткәрелүче йомгаклау тантанасында туктатыла. Һәм биредә “Минем гаиләмнең шамаиле” беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы җиңүчеләре игълан ителәчәк. Конкурста катнашучыларның барысы да ТР МДНнең дипломнары белән бүләкләнә.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*