tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 12 сентябрьдә Казанда “Татар кызы” республика бәйгесенең финалы узачак
12 сентябрьдә Казанда “Татар кызы” республика бәйгесенең финалы узачак

12 сентябрьдә Казанда “Татар кызы” республика бәйгесенең финалы узачак

Бүген “Татар кызы” республика бәйгесенең финалын оештыручылар, шулай ук Татарстан данын яклаячак кызлар Бөтендөнья татар конгрессына җыелды. Бу аларның әле беренче очрашуы. Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә көч сынашучылар – республиканың Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәреннән, Саба, Мамадыш, Кукмара районнарыннан. Барлыгы 13 туташ. Араларында “Яз гүзәле” бәйгесендә җиңүчеләр дә бар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Татар кызы” бәйгесенең баш режиссеры, Камал театры артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүне башлаганчы, кызлар белән танышты. Финалга чыгучы туташлар аларга үзләре хакында, бәйгедә катнашу максаты хакында сөйләде.

“Татар кызы” бәйгесенең финал өлеше Казанда Г. Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясендә 12 нче сентябрьдә узачак. 13 кыз арасыннан берсе финалга чыга. Татарстан данын ул 27 нче сентябрьдә Ижауда үтәчәк Халыкара конкурста якларга тиеш. Анда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучылар көтелә. Алар Пенза, Төмән, Омск, Мәскәү, Саратов, Чиләбе, Владимир,Әстерхан өлкәләре, Мари Эл, Карелия, Чувашия, Мордва республикалары, Төркия, Швеция, Үзбәкстан, Казахстан һ. б. төбәкләрдән киләчәк.

Катнашучыларның бию осталыгын  арттыру белән “Казан” бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова шөгыльләнә, нәфис затларны матур милли киемнәргә киендерүче стилист Луиза Скипина. Бәйгенең сценарий авторы  – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин.

“Татар кызы” бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булышлыгы белән оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*