tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта «Шома бас» исемле төбәкара фестивальнең сайлап алу туры үтте.
Екатеринбургта «Шома бас» исемле төбәкара фестивальнең  сайлап алу туры үтте.

Екатеринбургта «Шома бас» исемле төбәкара фестивальнең сайлап алу туры үтте.

Бүген, 8 декабрь көнне Екатеринбург шәһәрендә «Шома бас» исемле төбәкара фестивальнең беренче, сайлап алу туры үтте. Конкурста Россиянең 7 төбәгеннән 350 дән артык кеше катнашты. Бәйге программасы тәмамланганнан соң, коллективларның җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл формасында фикер алышу оештырылды. Жюри рәисе, Россиянен атказанган, Татарстаннын халык артисткасы, Казан мәдәният институты профессоры, Татарстан жыр һәм бию ансамбленен баш балетмейстеры Раилә Гарипова катнашучыларга бик файдалы һәм кирәкле кинәшләр бирде. Фикер алышуларда Татарстаннын Уралдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Республика традицион мәдәниятгы устеру узәгенен баш белгече, хореограф Лилия Явфарова да катнаштылар. Фестивальнен гала концерты 9 декабрь конне Свердловск өлкә Халыклар иҗаты йортынын 1200 кеше сыешлы зур залында узачак. Концертка мәртәбәле кунаклар да чакырылган.

Фәвия Сафиуллина,
Екатеринбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*