tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Хәзер иң мөһиме – битараф булмау
Васил Шәйхразиев: Хәзер иң мөһиме – битараф булмау

Васил Шәйхразиев: Хәзер иң мөһиме – битараф булмау

Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган республикадагы зональ утырышлар бүген Буада төгәлләнә. Бу минутларда биредә документның эскизын тәкъдим итәләр. Аның белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев таныштыра. Ул кабат халыкның исенә төшереп: ” Стратегия буенча эш узган ел, Президент тәкъдиме белән башланды. Аның эскизы әзер, сезнең тәкъдимнәр белән төзеләчәк.”- дип белдерде.

Васил Шәйхразиев белдергәнчә, хәзер иң мөһиме- битараф булмау. Аның сүзләренә караганда, шактый тәкъдимнәр  килергә өлгергән. Тәнкыйтьләр дә бар. Һәм барлык төпле фикерләр дә документта үз урынын алачак. Аның барлыкка килүендә, без үз өлешебезне кертергә, халкыбызның киләчәген саклауда катнашырга тиеш, дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

Без хәзер республикада фикер алышулар буенча финиш сызыгында, диде ул. Аннары эш федераль округларда башланачак.

-Халкыбызның актив булачагына ышанам. Без бер-беребезгә карап утырмаска, ә барыбыз бер юнәлештә барырга тиеш. Стратегиянең эскизын берләшеп уйларга һәм кабул итеп, алга таба аны тормышка ашыру турында уйлыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*