tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Чаллыдагы оешмасында яңа җитәкче сайланды
Бөтендөнья татар конгрессының Чаллыдагы оешмасында яңа җитәкче сайланды

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллыдагы оешмасында яңа җитәкче сайланды

Бүген Яр Чаллы шәһәренең Татар дәүләт драма театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы үзенең хисап-сайлау утырышын уздырды. Утырышта оешманың идарә әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Көн тәртибе буенча, төп чыгышны оешманың җитәкчесе Шамил Закиров ясады, хисап биреп, оештырылган чаралар турында сөйләде. Идарә әгъзалары, шул исәптән Фәүзия Бәйрәмова җирле оешма эшчәнлегенә фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Соңыннан  БТКның Яр Чаллыдагы оешмасының яңа җитәкчесен сайладылар.  Әлеге вазыйфага бертавыштан Галимҗан  Зарипов сайлап куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*