tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы күренекле драматург Г.Камалны хөрмәтләп искә алды
Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы күренекле драматург Г.Камалны хөрмәтләп искә алды

Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы күренекле драматург Г.Камалны хөрмәтләп искә алды

Салават шәһәрендәге “Ак калфак” татар хатын -кызлар оешмасы Башкортстанның 100 еллыгына һәм күренекле татар әдибе Галиәсгәр Камалның тууына 140 ел булу уңаеннан  “Беренче театр” дип аталган әдәби-музыкаль бәйге үткәрде. Дәрәҗәле кунаклар итеп Салават шәһәре башкорт драма театры артистлары, Башкортстанның халык артистлары Гөлшат Зыязетдинова һәм Венера Хәсәнова, Башкортстанның атказанган мәдәният эшмәкәре Зөһрә Әминова чакырылды.

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып, “Беренче театр” исемле комедиясыннан өзекләр күрсәтелде. Хөрмәтле кунаклар Салават драма театрының тарихын, беренче артистларын, спектакльләрен искә алып, “Башмагым” спектакльленнән өзек күрсәтеп,  күңелләрне күтәрде.

Соңгы өлешендә ” Йолдызлар” ансамбле төрле спектакльләрдән җырлар башкардылар. Тамашачыларга бик ошады һәм зур сәхнәдә күрсәтергә тәкдим иттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*