tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак
13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак

13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак

Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья  Татар конгресының Казан бүлеге,  Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары белән берлектә үткәрелә.

Фестиваль укучыларның һәм яшьләрнең мәдәни белемен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, рухи, интеллектуаль, иҗади һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтле балаларны эзләү һәм алар белән эшләү системасын булдыру максатларын күздә тота.

Чара Казан шәһәре укучылары арасында сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү, аларда  татар телен үстерүгә кызыксыну уяту, рухи һәм физик камиллеккә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, шәхес буларак җитлегергә омтылу бурычларын куя.

Былтыр фестиваль “Яз. Тукай. Ватан” темасына багышланган булса, быел катнашучыларга ирекле темага спектакль тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.

Фестивальдә Казан шәһәре мәктәпләренең театр коллективлары катнаша. Фестиваль 2 этаптан тора. 19 февральдән 15 мартка кадәр фестивальнең район этаплары узды.  Район этабында җиңгән 8 театр коллективы шәһәр этабына үтте.

Алар 13 апрельдә “Әкият” балалар үзәге бинасында узачак фестивальнең шәһәр этабында көч сынашачак. Укучыларның чыгышларын Кариев театры артистлары бәяләячәк.

Шәһәр этабына үткән мәктәпләр:

–         Совет районыннан 141нче мәктәпнең “Мизгел” театр студиясе һәм 171нче мәктәпнең “Бәхетле балачак” театр коллективы

–         Киров районы  Знче татар гимназиясенең театр коллективы

–         Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең “Яктылык” студиясе

–         Вахитов районы 13нче мәктәбе театр коллективы

–         Идел буе районы 6нчы гимназиясе театр коллективы

–         Яңа Савин районыннан 177нче лицейның “Өмет йолдызлары” һәм 155нче гимназиянең “Алкыш” труппалары.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*