tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлегенә йомгак ясады
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлегенә йомгак ясады

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлегенә йомгак ясады

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясенә килүчеләрне Татарстан Президенты исеменнән Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламәләде.

-Милли-иҗтимагый оешмаларга республика һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Грантлар шул уңайдан булдырылды. Рөстәм Миңнеханов аның күләмен ике тапкырга арттырды. Хәзер ул 10 миллион сумны тәшкил итә. Туган телебезне пропагандалау өчен без барсын да эшләргә тиеш. Тиздән халык санын исәпкә алу булачак, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советына моңа әзерлек эшләрен Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә алып барырга кирәк. Шулай ук татар халкының үсеш стратегиясен булдыруда да берләшү, тәкъдимнәрне җиткерү сорала. Бүгенге очрашу элемтәләрне ныгыту өчен мөһим чара дип саныйм.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та үз чыгышында: ” Безнең төп бурыч- дөнья күләмендәге татарларны берләштерү, ярдәм итү, аларга рәхмәтле булу,”-диде.

  • Бүгенге очрашу кемгә ярдәм кирәк, кемнең тәҗрибә уртаклашасы килә, шуны ачыклау мөмкинлеген бирә. Мин чит төбәкләрдә булганда, шул җирлекнең җитәкчеләре белән очрашам. Алар татарларны хуплый. Шулай уртак тел табып, дус эшләүне дәвам итәргә кирәк.

Чит төбәкләргә туган телне, гореф-гадәтләрне саклау буенча, мәгариф өлкәсендә дә ярдәм күрсәтелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, татар теле һәм әдәбияты буенча китапларның федераль исемлеккә кертелүе, әсбаплар алу буенча гаризалар кабул ителүен әйтте. “Ана теле” он-лайн курсларыннан активрак файдаланырга чакырды.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов узган дүрт еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясаганда, мохтарият җитәкчеләрен шулай ук грантларда актив катнашырга чакырды. Каяндыр акча эзләгәнче, бу отышлырак, дип ассызыклады ул. Узган елларда 7 конкурс оештырылып, төбәкләргә 40 миллион сум акча җибәрелгән. Грантларда Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Бурятия, Красноярск актив.

Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезнең балаларында туган телне саклап калу максатыннан, тел лагерьләре оештырыла. “Балаларның барсын да Татарстанга китертеп булмый, бу эшне үзегездә дә оештырыга кирәк. без ярдәм итәргә әзер,”- дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. Новосибирск, Төмән өлкәләре нәкъ шулай эшли дә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев төбәкләрдәге мохтарият җитәкчеләрен ТАССРның 100 еллыгында актив катнашырга чакырды. Тарихи датага әзерлек барышында төбәкләрдә фестивальләр, күләмле милли чаралар оештырылса, әйбәт булыр иде. Бу безнең бердәмлегебез чагылышы да. Ә без ярдәм итәргә әзер, ди Милли шура рәисе.

Бүген Конференциядә оешманың Уставына үзгәрешләр кертелде, Шураның яңа составы да сайланды. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советының рәисен дә сайладылар. Әлеге җаваплы эшкә кабат Илдар Гыйльметдинов сайланды. Урынбасары итеп Ирек Шәрипов, башкарма директоры итеп Миләүшә Шәрәпова сайланды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*