tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ЕЛ УКУЧЫСЫ-2014»
димитровград  школа
димитровград школа

«ЕЛ УКУЧЫСЫ-2014»

Ульяновск өлкәсендә “Ел укучысы-2014” төбәкара бәйге ачылды. Илебезнең 29 төбәгеннән килгән укучылар катнашында узучы Татарстанны Апас районы укучылары тәкъдим итте.

Әле моннан бер ай элек кенә Димитровград шәһәре татар,чуваш һәм мордва теле буенча уздырылган өлкә конкурсында катнашучыларны кабул иткән иде. Бүген исә шәһәрнең “Юность” балалар лагерена Россиянең 29 төбәгеннән 100 дән артык бала җыелды. Моннан 15 ел элек шәһәр кысаларында гына үткәрелә башлаган әлеге бәйге башта өлкә мәктәпләрендә, аннан соң Идел буе төбәкләрендә дә зур кызыксыну уятты.

Ә Татарстаннның Апас районы Биеш авылы мәктәбеннән килгән кызлар исә халкыбызның милли киемнәрен, ризыкларын күрсәттеләр, аларны әзерләү серләре белән уртаклаштылар, Казан һәм татар халкы тарихы турында сөйләделәр.

Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә укучылар ике этапта көч сынашачаклар. Беренчесендә алар туган төбәкләренең тарихы, табигый байлыклары һәм икътисадый үсеше хакында күргәзмәне тәкъдим итәләр, иҗади сәләтләрен күрсәтәләр.

Башкортстанның Бөрьян районнынан килгән укучылар әлеге конкурста икенче тапкыр катнашалар. Узган ел алдынгы урынга чыкмасалар да, быел максатлары бары тик җиңү генә.

Конкурс кысаларында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар Димитровград шәһәрендәге музейларда, мәктәпләрдә булачаклар һәм промышленность предприятиеләренең эшчәнлеге белән дә танышачаклар. Ә 28 мартта бәйгегә йомгак ясалып җиңүчегә 100 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*