tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 140 ел элек Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачылган
140 ел элек Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачылган

140 ел элек Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачылган

140 ел элек, 1876 елның 13 сентябрендә Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе – “Татарская учительская школа” ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче училищелары өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. 1876-1917 елларда эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең көндезге бүлеген 396 кеше тәмамлаган.

Бу уку йортында мәгърифәтче Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани белем бирә. Монда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашказарский (“Сәйяр” төркемен оештыручы), галим Мөхетдин.Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевләрне атарга була.

medkolledzh

Татар укытучылар мәктәбе Иске татар бистәсендә, хәзерге Тукай урамы 73 йортта урнашкан була. Хәзер монда Медицина-фармацевтика колледжы урнашкан.

Киләчәктә Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаучылар муллаларны алыштырырга тиеш була

Тарих институтының яңа тарих бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Казанда татар укытучылар мәктәбе ачылуның максаты һәм татар милләтенә ясаган йогынтысы турында сөйләде. “Россия хөкүмәте бу мәктәпне үз максатларын күздә тотып оештырса да, ул бик күп татар зыялылары формалашуга этәргеч биргән”, – дип белдерде Илдус Заһидуллин.

“Россия империясендә патша Николай I үлгәннән соң бөек реформалар башлана. Әлеге реформалар, беренче чиратта, рус халкының социаль халәтен һәм мәдәниятен үстерү ниятеннән оештырыла. Шулай ук Россиянең Европа өлешендә яшәүче халыкларны рус мәдәниятенә интеграцияләү буенча зур эш башланып китә. Әлеге максаттан чыгып, махсус программа эшләнелә. Аның бер өлеше христиан динендәге чуаш, мари, удмурт, татар керәшеннәренә, икенче өлеше мөселманнарга карый. Россиядә яшәүче инородецларны белемле итү чаралары дип аталучы әлеге документ 1870нче елның 20 мартында раслана. Шушы программа буенча ике яңа төр мәктәп ачу планлаштырыла. Берсе – рус-татар башлангыч мәктәбе, монда инде тулысы белән укыту хөкүмәт хисабына, дин сабагын укыту гына мөселманнар хисабына була. Ягъни 1870 нче елдан башлап татарларда белем бирү системасы ике телле булырга тиеш була. Ләкин бу эш, төрле сәбәпләр аркасында, барып чыкмый. Һәм менә шушы башлангыч мәктәпләрдә укыту өчен Симферопольдә һәм Уфада татар укытучылары мәктәбе ачыла.

1874 нче елда хакимият мөселманнарның укыту эшләрен күзәтүне көчәйтү өчен, мөселманнар хисабына тотылган татар мәктәпләрен мәгариф министрлыгы карамагына бирә. Күзәтергә җиңелрәк булсын өчен ике округ төзи. Округ оешканнан соң Казанда да шундый ук уку йорты ачу мәсьләләсе килеп баса. Шулай итеп 1876 нчы елда Казанда татар укытучылар мәктәбе ачылып китә һәм уңышлы гына эшли.

Якын киләчәктә шушы татар укытучылар мәктәбен бетергән балалар муллаларны алыштырырга тиеш дигән концепция буенча эшли башлыйлар. Ягъни алар рус телендә дә укытырга тиешләр, һәм бер үк вакытта, мулла булгач, аның милли мәктәптә укытырга да лецензиясе була. Укытучылар мәктәбендә дин сабагы да укытыла. Беренче вакытта монда дин сабагын Мәрҗани дә укыткан, ләкин, укырга килүчеләрнең дин сабагы буенча белемнәре түбән булу сәбәпле, ул аннан китәргә мәҗбүр була. Күрәсең, анда укырга ниндидер ориентлашкан кешеләр килгәндер. Аларның белемнәре сай булу һәм халыкның ышанычы булмау бу проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Ләкин, мәсәлән, Уфа губернасында мулла булып эшләгән һәм, хәтта, егерменче гасыр башында Диния нәзаретендә казый булып торучы шәхесләрне беләбез.”

Уку йортының шактый кызыклы яклары да булган: монда мөселман бәйрәмнәре белән бергә христиан бәйрәмнәре дә билгеләп үтелгән

Илдус Заһидуллин әлеге уку йортының бүгенге педучилище сыман булуын әйтеп үтте. “Аны тәмамлаган кешеләр, гимназия тәмамлаучылар кебек, югары уку йортына керә алмыйлар. Укып бетергәч, алты ел буе үзләре билгеләнгән авылга барып эшләргә тиеш булалар. Эшләмәгән очракта, шушы укыган вакыттагы бөтен чыгымнарны хөкүмәткә кире кайтарып бирү мәҗбүри була.

Унтугызынчы йөз ахыры, егерменче йөз башында биредә күп кенә татар егетләре укып чыга. Һәм алар ахыр чиктә татар зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре булып китәләр. Ягъни алар шушында алган белемнәрен киләчәктә милләтнең үсешенә үзләренең өлешләрен кертүгә багышлыйлар. Белгәнебезчә, Садри Максуди шунда укыгач, беренче татар романын да яза.

Безнең Казан төбәгендә бик күренмәсә дә, Уфа губернасында күпчелек дворян балалары шушы уку йортын тәмамлап, беренче вакытта укытучы булып, аннан соң земство управаларында эшләп, җәдидчеләр буларак, татар мәдәниятын үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Бу уку йортының шактый гына кызыклы яклары була. Мәсәлән, анда Диния нәзарәтендә кебек үк гает көннәрендә, башка мөселман бәйрәмнәрендә ял иткәннәр. Шулай ук укытучыларның бер өлеше руслар булганлыктан христиан бәйрәмнәре дә ял көне булып саналган. Укыту програмасында да рус теле, дөньяви фәннәр һәм дин сабагын укыту да каралган.

Егерменче гасыр башында монда күбрәк урыслаша башлаган, татар мәдәниятыннан читтәрәк булган балалар килә башлый. Һәм җәдитчелекнең көчәюе белән татар интеллигенциясе күбрәк “Мөхәммәдия”дә, “Галия”дә, “Хөсәения”дә укыган кешеләр исәбенә формалашкан. Рус мәдәниятын өйрәнеп милләткә файдасы ягыннан караганда татар укытучылар мәктәбен бетерүчеләр зур эшләр башкарганнар.

Татар укытучылар мәктәбенең ачылу татар милләте өчен позитив роль уйнаган

Тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин Татар укытучылар мәктәбенең татар милләтенә йогынтысын уңай бәяли. “Гомумән караганда, әлеге мәктәбенең ачылуы татар милләте өчен позитив роль уйнаган. Чөнки татарның бик күп кенә күренекле кешеләре мәгариф, фән өлкәсендә булсынмы, хәтта хәрби өлкәдә дә шунда укып белем алганнар. Мәсәлән, шул ук Садри Максуди, Гаяз Исхаков, Якуб Чанышев. Хөкүмәт бу уку йортында рус, татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләргә теләсә дә, уку йорты чын мәгънәсендә яңа заман татар зыялылары формалашуга зур өлеш керткән.”

“Татар-информ” МА

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*