tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Милли Шураның киңәйтелгән утырышы узачак
Бүген Милли Шураның киңәйтелгән утырышы узачак

Бүген Милли Шураның киңәйтелгән утырышы узачак

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачак. Утырыш «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында оештырыла һәм Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасына багышлана. Киңәйтелгән утырышта җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать тә кабул ителәчәк.

Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып әлеге чара «Zoom» аудио һәм видеоәңгәмәләр платформасы ярдәмендә үткәреләчәк. Утырышның туры эфиры https://www.youtube.com/watch?v=bC20_b0f7fU&feature=youtu.be сылтамасы аша карап булачак. Башлана 12.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты).

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*