tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2 декабрьдә “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты узачак
2 декабрьдә “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты узачак

2 декабрьдә “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты узачак

2 декабрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә  яшь башкаручылар арасында “Татар моңы” VI Халыкара телевизион җыр конкурсының гала-концерты уздырыла.  Әлеге чарада конкурста җиңүчеләр игълан ителә.

“Фестивальләрнең күбрәк булуы тамашачылар өчен бик әйбәт һәм бу чаралар тамашачыларга җырларны төрле яклап тыңларга, карарга ярдәм итә. Әлеге фестивальнең максаты – моң ияләрен табу гына түгел, инде җырланмаган җырларны торгызу, саклап калу”, – диде ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүген министрлыкта узган матбугат конференциясендә.

“Яңа гасыр” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов “Татар моңы” н татар моңын саклап калырга омтыла, барлык татар халкын, татар җырчыларын берләштерә торган фестиваль, дип атады.

Бәйгегә Казан каласы һәм Татарстан районнары, Уфа һәм Башкортстан районнары, Мәскәү һәм Мәскәү яны, Түбән Новгород, Төмән, Пермь Уренгой, Екатеринбург, Аксеево, Ульяновск һәм Ульяновск өлкәсе, Симферополь һ.б. төбәкләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр булган. Барысы 150 төбәктән гаризалар килгән.  Конкурс өч этапта уздырыла. Аның беренче этабы Казан мәдәният һәм сәнгать университетында үткәрелде. Әлеге этапта катнашучылар җибргән видео язмалардан иң яхшы башкаручылар сайлап алынган. Моннан тыш, Казан дәүләт консерваториясендә, Мәскәүдә татарларның Әсәдуллаев йортында, Уфа шәһәрендә Башкортстан сәнгать көллиятендә дә сайлап алулар оештырылган.  Бәйгенең II һәм III турлары исә Казан мәдәният һәм сәнгать университетында үткәрелә.

Жюрида танылган шәхесләр  – Салават Фәтхетдинов, Фән Вәлиәхмәтов, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов кебек җырчылар, “Яңа гасыр” ТРК ААҖ генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, музыкант Кирам Сатиев һ.б. бар.

Быелгы фестиваль үзенчәлекләреннән “Академик вокал” номинациясе билгеләүне әйтергә була. Ул Хәйдәр Бигичевның тууына 65 ел тулу уңаеннан булдырылган. Шулай ук быелгы концерт Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәгаенләнә һәм концертның беренче өлешендә җиңүгә, сугышка багышланган җырлар башкарыла. Икенче бүлек исә, “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” темасына багышлана һәм анда төрле милләт вәкилләре чыгышы көтелә.  Йомгаклау концертында, фестиваль лауреатларыннан тыш, “Казан егетләре” төркеме, Филүс Каһиров һ.б. иҗатчылар катнашуы көтелә, жюри әъзалары үзләре дә җырлар башкарырга тора.  Жюри әгъзасы һәм концертның режиссеры Миләүшә Айтуганова  хәбәр иткәнчә, гала-концертта ” Яңа гасыр” ТРК тарафыннан уздырылган “Җырлы-моңлы балачак” проектында катнашучылар да чыгыш ясар дип көтелә.  Жюри әгъзаларның тагын берсе Ферденанд Сәләхов исә быелгы катнашучыларның инде башкарылмый  торган борынгы җырларны җырлавын ассызыклап үтте.  Узган фестивальләрнең берсендә җиңү яулаган Чулпан Әхмәтҗанова “Татар моңы'” конкурсы җырчыны тонуста тотарга ярдәм итә, һәм аның бик зур мәктәп булып торуын искәртте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*