tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2 мартта Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак
2 мартта Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак

2 мартта Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак

халяльмеджлисБәйрәмнәрне Ислам кануннарына каршы килмәслек итеп уздыручы оешмалар, хәләл аш–су әзерләүчеләр, милли һәм дини, шул ук вакытта, европа стилендә зал бизәүчеләр, фото һәм видеога төшерүчеләр, бәйрәмгә матур итеп яулык ябу хезмәте, кына белән бизәк төшерүче һәм башка оешмалар Фестивальдә катнашып кына калмый, үзләренең киңәшләре, тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак.

Чараны Хәләл мәҗлесләрне күңелле итеп уздыра белүче, әлеге өлкәдә иң популяр тамада Гамил Нур алып барачак. Кунакларны сюрпризлар һәм бүләкләр дә көтә ди, оештыручылар.

“Хәләл мәҗлес” Фестивале 11.00дә ачылу тантанасы белән башланып, 15.30га кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.

“Ярдәм” мәчете матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*