tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 27 нче апрельдән-01 нче майга кадәр Конгресс онлайн режимда эшләячәк
27 нче апрельдән-01 нче майга кадәр Конгресс онлайн режимда эшләячәк

27 нче апрельдән-01 нче майга кадәр Конгресс онлайн режимда эшләячәк

Билгеле булганча, 2нче апрельдә Россия Президенты Владимир Путин халыкка видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул 28нче мартта игълан ителгән эшләми торган атна, коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, ай ахырына кадәр озайтылу хакында игълан итте. Тормыш өчен мөһим булган учреждениеләр генә үз эшен дәвам итә. Болар арасында хастаханәләр, даруханәләр, дәүләт учреждениеләре, азык-төлек кибетләре.

Эшләми торган атна озайтылу сәбәпле, Бөтендөнья татар конгрессы да 27нче апрельдән 01 нче май аралыгында онлайн режимда эшләячәк. Татарлар тормышына кагылышлы яңалыклар хакында конгресс сайтында күзәтеп бара алачаксыз. Барыгызга да саулык телибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*