tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2014 елның 4-7 декабрь көннәрендә БТК БКның узачак чаралары пресс-релизы
2014 елның 4-7 декабрь көннәрендә БТК БКның узачак чаралары  пресс-релизы

2014 елның 4-7 декабрь көннәрендә БТК БКның узачак чаралары пресс-релизы

Пресс-релиз 

2014 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы – “2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2015 елга эш планын раслау” һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Бөтендөнья форумы узачак.

Әлеге чараларда Россия Федерациясенең 54 регионыннан, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, эре татар эшмәкәрләре, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, татар зыялылары, Россия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре.

4 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының комиссия  утырышлары узачак:

  • Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү;
  • Халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары;
  • Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру;
  • Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы;
  • Милли мәгариф һәм фән;
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары;
  • Татар милләтенең стратегик үсеше.

5 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының – “2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2015 елга эш планын раслау” темасы буенча киңәйтелгән утырышы узачак.

Шушы ук көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форум делегатлары аерым секция эшчәнлегендә катнашалар:

  • Икеяклы сәүдә-икътисадый элемтәләрне җәелдерүдә Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләрдәге Татарстанның эшлекле хезмәттәшләренең роле;
  • Татар эшмәкәрләренең агросәнәгать өлкәсендә импортка алмаш табу юнәлешендә Татарстан Республикасы структуралары белән хезмәттәшлек итүе;
  • Татарстан Республикасындагы яңа IT-технологияләрне Россия регионнарына кертү тәҗрибәсе;
  • Муниципаль берәмлекләрдәге сәнәгать паркларының Татарстан Республикасының инвестицион сәяси үсешен тәэмин итүдәге роле.

6 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында  “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” бөтендөнья форумының пленар утырышы узачак. Утырышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә. Пленар утырышка кадәр делегатлар ТР агросәнәгать комплексының авыл-хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

Шулай ук шушы көнне  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының иҗтимагый оешма җитәкчеләре өчен лекция-семинарлар да планга кертелгән.

Чараларда катнашучы делегатлар өчен мәдәни программа да каралган, алар “Казан” бию ансамбле концертын һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында  И. Зәйниевнең «Әрем исе» спектаклен карый алачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*