tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2018 ел хаҗы: төп саннар
2018 ел хаҗы: төп саннар

2018 ел хаҗы: төп саннар

Быел бөтен дөнья буенча барлыгы 1 756 039 кеше хаҗ кыла. Бу хакта Согуд Гарәбстанының Эчке эшләр министры, Югары хаҗ комитеты рәисе Габделгазиз бин Сауд бин Наиф бин Габделгазиз хәбәр итә. Барлык хаҗиларның 53 проценты (930 030 кеше) ир-атлар, 47 проценты (826 009 кеше) хатын-кызларны тәшкил итә. Быел хаҗиларның саны узган елга караганда 1666 кешегә артты (0,1%). 1 654 265 кеше хаҗга һава транспорты, 85 611 кеше җир юлы, 16 163 кеше су юлы белән килде. 2018 елда бөтен дөнья буенча барлыгы 165 милләт кешесе хаҗ кыла. 2018 ел Хаҗының аеруча игътибарны җәлеп иткән мөселманнар булып Бөек Британия армиясе солдатлары тора. Хәрби хезмәткәрләрдән торган төркем капеллан Асим Хафиз җитәкчелегендә хаҗ кыла.

Агымдагы елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кыла. Алар Татарстанның рәсми хаҗ-операторы “ДУМ РТ Хаҗ” хезмәтләреннән файдаланып «Хаҗ-эконом», «Эконом-авиа», «Стандарт» һәм «Комфорт» программалары буенча сәфәргә чыкты. Хаҗиларны 20 медицина хезмәткәре озата китте. . Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды. Хаҗилар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ул Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның кунагы Программасы кысаларында сәфәр кыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*