enrutat
Баш бит / 2018 ел — Шиһабетдин Мәрҗани елы
2018 ел — Шиһабетдин Мәрҗани елы

2018 ел — Шиһабетдин Мәрҗани елы

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс (псевдоним) итеп ала. Әтисе мәдәрәсәсендә укый, Бохара һәм Сәмаркандта белемен ныгытып кайта. 1848 елдан Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм шундагы мәдрәсәдә балалар укыта, фарсы гарәп телләрен яхшы белүе мәгълүм, гыйльми эшләр яза. Быел аның тууына 200 ел. Шул уңайдан бу ел Татарстанда Мәрҗани елы дип игълан ителде. Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанине Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр. Удмуртиянең төньяк районнары имам- мөхтәсибе, Кистем тарихы музее җитәкчесе Илмир Касимов аны үзенең остазы саный.

Әле мәктәптә укыган чагында Шиһабетдин Мәрҗанинең 1889 елны чыккан “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабы кулына килеп керүне Илмир Касимов үзе бер хикмәткә саный. Болгар һәм Казан ханлыклары турында бер тында укып чыга һәм татар тарихы белән кызыксынуы шуннан башлана. Җыентыкны мәктәп китапханәсенә кире тапшырырга туры килә. Казанда укый башлагач, андагы кибетләрдән озак кына эзли, әмма тапмый. Үзе яши тирган фатир хуҗабикәсе бүләк итә — вафат улыннан калган була. Хәзер ул басма Илмир Касимов өчен иң кадерле ядкарьләрнең берсе, ә мәгърифәтчегә кагылышлы истәлекләре байтак. Казаннан мең чакрымлап ераклыкта, Удмуртиядәге Кистем авылында үскән егет Мәрҗани хәзрәтләре мирасын барлауга үзем өлеш кертермен дип, башына да китерми.

“2003 елда мин Татарстан милли музеенда эшләгәндә, Шиһабетдин Мәрҗанинең 20 дән артык китабын табып китерделәр, шуларга фәнни эшкәртү ясау бик зур бәхет булды. Казанда Ш. Мәрҗани исемендәге икенче санлы татар гимназиясе бар, шунда бер ел хезмәт куярга туры килде. Андагы музейда мәгърифәтченең шәхси әйберләрен үз кулларым белән тотып карадым. Мәрҗанинең нәсел җепләре тоташкан апа бар иде, сөйләшеп утырганда сорадык: “ Мәрҗанидән калган әйберләр юкмы соң?”- дип. “Дачамда бар,” — диде. Иске сандыкларны карый башлагач, Мәрҗани хәзрәтләре заманыннан калганны таптык — саквояж шикелле юка гына материалдан ясалган, җиңел генә. Шиһабетдин Мәрҗани истәлекләрендә: “Бохарадан берничә олау китап алып кайттым”, — дип яза. Миңа китапларның бер өлешен шул сандыкта кайткандыр кебек тоелды.”
Илмир Касимовка мәгърифәтче оныкларының кызлары — Суфия Мостафина һәм Наҗия Ильясова белән аралашырга, аларның берсенә хәтта ясин чыгарга да туры килә. Ул Казанның Мәрҗанигә бәйле урыннарын йөреп чыга, фотога төшерә, кайсыбер биналар инде сүтелеп, бары Илмир хәзрәт архивында фотоларда тарих булып саклана. Шуларның берсе, Шиһабетдин Мәрҗанинең кызы Бибигалиягә никах бүләге итеп салынган йортын 2004 елның башында фотосурәткә төшерә, ә бер атнадан ул йорт яна.

Илмир хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанине үзенең остазы итеп санный, мәгърифәтче кебек үзе дә татарның үткәнен торгыза — Удмуртия мәчетләре һәм авыллары тарихын өйрәнә. Иң кызыгы — Казаннан еракта да мәгърифәтчегә кагылышлы мәгълүматлар һәм хәтта китаплар да таба. “Кистем мәчете тарихын өйрәнә башлагач, шундый фактка юлыктым — 1903 елда авылга Зөя өязенең Мулла иле авылыннан яшь имам килә. Ул Мәрҗани хәзрәтләре төзеткән (Казанда хәзер дә исән ике катлы бина) мәдрәсәдә укыган була. 1915 елда Ш. Мәрҗанинең 100 еллыгына багышлап, “Мәрҗани мәҗмугалары ” исемле китап чыга. Шул Шәехәхмәт хәзрәтнең өстәл китабына әверелә. Үзе вафатыннан соң китап кызына ирешә, кызы шулай ук имам булып торган Мөхәммәтһади Чәчәковка калдыра. Берничә ел элек аның кызы Әминә апа миңа бүләк итте. Имамнар аркылы авылыбыздан Ш. Мәрҗанинең тәэсире күп булган белемле шәхесләр чыккан. 1939 елда комета ачкан һәвәскәр астроном Ибраһим Әхмәров та беренчел белемне Мәрҗани мәдрәсәсен тәмамлаган Шәехәхмәт хәзрәттән алган”, — дип сөйли Илмир Касимов.

Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөрткәннәр) – энциклопедик галим. Гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һәм башкалар. Утыздан артык хезмәте мәгълүм, тик алар гарәп телендә.

Фәнзилә Салихова, Ижау шәһәре.

http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*