tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2018 елда Ерак Көнчыгыш сабантуе Камчаткада узачак.
2018 елда Ерак Көнчыгыш сабантуе Камчаткада узачак.

2018 елда Ерак Көнчыгыш сабантуе Камчаткада узачак.

Бүген, 4 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең  Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Владивосток  шәһәрендәге  Россия Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институтында Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый  оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Бүген, 4 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең  Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Владивосток  шәһәрендәге  Россия Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институтында Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый  оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Бу очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы президиум әгъзасы Марс Тукаев,  Приморье крае “Туган ил” Төбәк татар һәм башкорт оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов, Приморье крае “Туган ил” Төбәк татар һәм башкорт оешмасы җитәкчесе рәисе урынбасары Урал Сафуганов, Приморье крае “Туган ил” төбәк татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасының Владивосток филиалы  рәисе Әлфия Сафуганова,  Приморье крае Находка шәһәре “Туган тел” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Садретдинов, Приморье крае Находка шәһәре  “Туган тел” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гүзәлия Куприянова,  Приморье крае Артем шәһәре “Туган дин” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәния Хисамова, Приморье крае Артем шәһәре “Туган тел” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  урынбасары Фәрит Фәйзуллин, Приморье крае Партизанск шәһәре “Туган як” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Людмила Котова,  Приморье крае Уссурийск шәһәре татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әхтәм Хәсбиуллин, Приморье крае “Туган ил” Төбәк татар һәм башкорт оешмасы Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Дмитрий Латыйпов, Приморье крае Владивосток шәһәре “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир Ибашев, Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе,  мөфти Әхмәт хәзрәт Гарифуллин,  Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин,  Сахалин өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше, “Туган тел” укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова, Камчатка крае “Дуслык”  төбәк татар-башкорт иҗтимагый  оешмасы рәисе урынбасары Таһирә Гыйнатулина, Магадан өлкәсе “Алтын Ай”татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Рафаэль Фатыйхов,  Хабаровск шәһәре “Хабар” татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Сәрвәр Туктаров,  Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе урынбасары Рөстәм Сөләйманов,  Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Җамал хәзрәт Гарифуллин,  Хабаровск крае һәм Еврей автономияле округы имам-мохтәсибе Хәйдәр хәзрәт Гарипов,  Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе ярдәмчесе, Сахалин өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Альберт Солтанов, Магадан өлкәсе имам – мохтәсибе, Магадан өлкәсе татар-башкорт якташлары җәмгыяте рәисе урынбасары Руслан  хәзрәт Мөхәммәтгәрәев,  Хабаровск мәдрәсәсе ректоры Әлмир хәзрәт Гайнетдинов, Сахалин өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Эльмир Вәлитов катнашты.

Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев очрашуга җыелган милләттәшләребезне сәламләп аларга, агымдагы елның август аенда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының VI cъезды, анда кабул ителгән карарлар, яңа оештырылган “Милли Шура”, аның президиумы белән таныштырды. Алга таба төбәкләрдәге  татар иҗтимагый оешмалары белән тыгызрак эшчәнлек алып барылачагын Татарстандагы төрле проектларда катнашу мөмкинлеге булачагын, Бөтендөнья татар конгрессы аша иҗтимагый оешмаларга грандлар бүлеп бирү юллары эзләнәчәген әйтте. Җитәкчеләр белән тыгызрак эшләргә, үзләрендәге хәбәрләрне Бөтендөнья татар конгрессы почтасы җибәреп баруларын сорады. Киләчәктә ерак төбәкләрдә ТНВ корпунктларын оештыруны көнүзәгенә куелачагын белдерде. Дин мәсьәләләренә тукталып оешма җитәкчеләрен дин әһелләре белән тыгызрак эшләргә,  бер-берсенә аяк чалмыйча, дус-тату яшәргә кирәклегенә басым ясады. Үз чиратларында  Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый  оешмалары җитәкчеләренең үз төбәкләрендә башкарылган     эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Алдан килешенгәнчә,  II Ерак Көнчыгыш сабантуе Камчаткада узачагын да җиткерделәр. Очрашу эшлекле төстә узды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*