tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2018 елда татар теле курслары 900 кешене һәм 20 мәчетне колачлады
2018 елда татар теле курслары 900 кешене һәм 20 мәчетне колачлады

2018 елда татар теле курслары 900 кешене һәм 20 мәчетне колачлады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә ислам мәгарифе өлкәсендә 2018 елга якынча нәтиҗәләр ясалды. Үтеп баручы елда Татарстанда мөселман мәгарифе системасы татар телен һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен саклауга юнәлтелгән бурычларга бәйле рәвештә үсеш алды. Бу өлкәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең иң мөһим казанышы булып үтеп баручы елда республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча курслар оештыру тора. Курслар өчен Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре тарафыннан “Без – татарлар” махсус программасы һәм уку-укыту әсбабы эшләнде. Программаны төзегәндә нигез итеп укучыларны татар телендә сөйләшергә, аны аңларга, үз фикерләреңне әйтә белергә, сүзләрне һәм авазларны аерырга өйрәтү максатыннан коммуникатив технологияләр алынды. Нәтиҗәдә, быел татар телен өйрәтү буенча бушлай мәчет каршындагы курслар республикабызның Казан, Чаллы, Яшел үзән, Түбән Кама, Менделеевск, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләреннән, Әгерҗе, Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Нурлат, Спас, Ютазы һәм Чистай районнарыннан 900 гә якын кешене һәм егерме мәчетне колачлады.

Моннан тыш, Диния Нәзарәте үз алдына һәм мөселман мәгариф системасына “татар зыялысы” катламын тәрбияләү максатын куя. Әлеге бурычны үтәп, Әлмәт мөхтәсибәтендә “Нур” татар мәктәбе, ә Балтачта малайлар өчен татар телендә тәрбия бирүче пансионат ачылды. Шунысы да игътибарга лаек: Татарстан мәдрәсәләрендә укыту татар телендә алып барыла.

Тулаем алганда, 2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада мәчет каршындагы курсларда ислам нигезләренә 30 меңләп кеше өйрәнә. 1500дән артык мөгаллим аларга ислам нигезләре буенча дәрес бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 240 остаз хезмәт куя һәм 4 меңнән артык шәкерт белем ала. 2018 елда Татарстан дини уку йортларына барлык уку бүлекләренә беренче курска 1158 кеше укырга керде һәм 407 кеше квалификация эшләрен уңышлы яклап дини белем алу турында диплом алды. Барлык дини уку йортлары үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара.

2018 ел юбилей даталарына бай булды, шулар арасында – Россия ислам институтының 20 еллыгы. Бүгенге көндә Россия ислам институтында илебезнең 30 төбәгеннән, шулай ук Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән 1200дән артык студент белем ала. Түгәрәк дата уңаеннан Татарстанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы, Ислам мәгарифе буенча Совет утырышы, Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы үтте.

Дини мәгариф учреждениеләре шәкертләрен яхшы укуга өндәү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм киләчәктә аларны Татарстанда һөнәри эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан 2018 елда иң яхшы 9 шәкерткә Мөфтинең еллык махсус стипендияләре тапшырылды һәм түбәндәге чаралар оештырылды: “Таян Аллага” әдәби бәйгесе, “Яшьләр бистәсе” проекты һәм “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” студентларның фәнни-гамәли республикакүләм конференциясе. Ә Мәрҗани елы кысаларында төрле түгәрәк өстәлләр, укулар һәм тематик очрашулар аларны ачык, җаваплы, иҗади шәхес итеп үстерергә ярдәм итә.

Ислам мәгарифе өлкәсендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең аерым юнәлеше булып имамнарның һәм мәдрәсә мөгаллимнәренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү тора. Алар өчен Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре мөселман дине мәгарифенә караган мөһим мәсьәләләр каралды.

Шулай ук 2018 елда Татарстанның барлык мөселман уку йортлары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аудитын уңышлы узды һәм үз эшчәнлекләрен Урта һөнәри дини мәгариф стандартлары нигезендә дәвам иттеләр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*