tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елда “Түгәрәк уен”ны үткәрүче билгеле
2019 елда “Түгәрәк уен”ны үткәрүче билгеле

2019 елда “Түгәрәк уен”ны үткәрүче билгеле

Киләсе елда “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор-фестивале Татарстанның Биектау районында узачак. Бүген фестивальнең тотемын «Түгәрәк уен»ның Гала-концертында Татарстанга тапшырдылар. Быелгы фестиваль Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районында гөрләде.

“Түгәрәк уен”ның Гран-приен исә Улмуртия Республикасы Ижау шәһәреннән “Асылъяр” татар музыкасы, җыры һәм биюе балалар ансамбле яулады.  Фестивальне йомгаклау чараларында катнашкан Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васл Шәйхразиев милли традицияләрне, гореф-гадәтләребезне торгызучы һәм саклап килүче фестивальгә тагын да киң колач җәюен теләде.

Фестивальдә Россиянең 23 төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашстан, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе һ.б. өлкәләрдән килгән иҗат коллективлары, барлыгы 600дән артык кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*