tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019-нчы елда нәзарәтнең “Хәләл” комитеты 124 оешмага таныклык тапшырды
2019-нчы елда нәзарәтнең “Хәләл” комитеты 124 оешмага таныклык тапшырды

2019-нчы елда нәзарәтнең “Хәләл” комитеты 124 оешмага таныклык тапшырды

Татарстан  Республикасы  мөселманнары  Диния  нәзарәтенең  “Хәләл” стандартлары буенча комитеты – Татарстан территориясендә сертификация уздыруга Татарстан мөфтиеннән вәкаләт алган бердәнбер оешма. 2019-нчы елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты хәләл стандартларга туры килү хакында 124 оешмага таныклык бирде. Комитет карамагында сертификация узган 120 оешма бар. Аларның җитмеш бише – Татарстаннан, калган кырык бише – Россиянең төрле төбәкләреннән. 13 предприятие ит продукциясе, 14 – кош ите, 16 – ит ярымфабрикатлары, 14 – сөт һәм май продукциясе, 25 – икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, 15 предприятие җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтә, калган 23-е эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Комитеты тарафыннан сертификацияләнгән иң зур предприятиеләр: «Челны Бройлер», «Ак Барс» «Пестрецы», «Акашевская», «Макфа» һәм «Юнилевер Русь» компанияләре.

Быел Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитетын “Хәләл” Бөтендөнья советының 17 нче Генераль Ассамблеясе утырышы кысаларында Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) башкарма комитеты әгъзалары составына керттеләр һәм расладылар. Моннан тыш, Комитетка бирелгән WHC сертификаты шулай ук озайтылды. Әлеге документ Ассамблея утырышларында тавыш бирү һәм аның эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә. Шулай итеп, әлеге абруйлы оешманың сертификаты Комитет эшчәнлегенең халыкара танылуын раслаучы документ булып тора. Беренче тапкыр Комитет 2014 елда WHC әгъзасы булды.

Татарстанның башка төбәкләр һәм илләр белән сәүдә, икътисади, социомәдәни элемтәләрен үстерү, Россия икътисадының «хәләл» сегменты мөмкинлекләрен тәкъдим итү, Россия хәләл азык-төлеген һәм хезмәт күрсәтүләрен бәяләү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Комитеты тарафыннан Казанда еллык Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсе – «RUSSIA HALAL EXPO 2019» оештырылды, ул хәләл индустрия үсеше башланган чордан Россия Федерациясендә иң зур күргәзмәләрнең берсе булып тора. Әлеге күргәзмә азык-төлек һәм туклану, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлый.  Барлыгы йөздән артык экспонент.

Моннан тыш, 2019-нчы елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты Казанда һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучылар өчен хәләл туклану оештырды. Көн саен ярышлар барган көннәрдә хәләл туклану зонасында 2000 порция өләшенде. Ярышлар башланганнан уеннарда катнашучыларга хәләл стандартлары буенча 8300 порция ризык әзерләп бирелде. Шулай итеп, хәләл туклану зонасына WorldSkills катнашучыларының 20 проценттан артыгы, шул исәптән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр йөрде.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*