tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 60 авыру баланы һәм өлкәннәрне дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте
2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 60 авыру баланы һәм өлкәннәрне дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте

2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 60 авыру баланы һәм өлкәннәрне дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте

2020 елда пандемия һәм үз-үзеңне чикләү шартларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү буенча әһәмиятле башлангычларны тормышка ашырды. Хәйрия проектлары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тарафыннан нык авыру балаларны дәвалау өчен финанс ярдәме, мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль тернәкләндерү буенча төп өч юнәлештә гамәлгә ашырылды.

Мәсәлән, 2020 елда битараф булмаган кешеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 60 авыру баланы һәм өлкәннәрне тернәкләндерү, техник чаралар сатып алу чыгымнарын түләде. Шулай итеп, фонд ай саен дәвалануга мохтаҗ 5 кешене (уртача алганда) дәвалауга акча җәлеп итә. Фонд «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» акциясе кысаларында бик зур ярдәм күрсәтә – быел акча 12 баланы тернәкләндерү өчен җыелды. 2016 елдан бирле «Зәкят» фонды аша  300гә якын баланың дәвалануы өчен акча җәлеп ителде һәм түләнде.

РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты ярдәмендә тормышка ашырылучы «Татарстан Республикасында инвалид балаларны, яшь инвалидларны һәм аларның ата-аналарын социаль яклау буенча “Хәят” үзәге» проекты нык авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Үзәк «үзенчәлекле» балаларны социальләштерү, аларда мөстәкыйльлек һәм көнкүрештә җайлашу күнекмәләрен тәрбияләү, шулай ук аларның ата-аналарының эмоциональ яктан талчыгуын булдырмау максатыннан оештырылган. “Хәят” үзәгендә үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре бушлай шөгыльләнә. 2020 елда «социальләшү» курсларында 120 гаилә булды.

2020 елда пандемия шартларында һәм Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында мөселман оешмалары һәм меценатлар тарафыннан мохтаҗларга зур күләмдә азык-төлек ярдәме күрсәтелде. Шулай итеп, 12 ай нәтиҗәләре буенча азкеремле гаиләләргә “Зәкят” хәйрия фонды  – 32 250 өлеш азык-төлек  һәм ифтар җыелмасы (шул исәптән 30’000 данә – Республика ифтары кысаларында), “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды 121 750 өлеш азык-төлек һәм ифтар җыелмасы (шул исәптән Рамазан чорында 62 000 данә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре Рамазан чорында 90 000 данә  ифтар җыелмасы таратты. 2020 елда иң активларның берсе Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте булды. Ул Рамазан чорында көн саен Казанның Б.Шаһиди урамында урнашкан «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексында 300 сукбайны кайнар аш белән тәэмин итте.

2020 елда халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү шулай ук Корбан бәйрәме чорында да активлашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 1458 гаиләгә 4 тонна корбан ите һәм Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратты.

2020 елда Татарстанда гадәттәгечә мохтаҗлар файдасына гошер сәдакасын җыю һәм бүлү буенча кампания узды. Нәтиҗәдә республика мәчетләре тырышлыгы белән 1000 тонна яшелчә җыелды һәм  азкеремле гаиләләргә тапшырылды. Казанда «Зәкят» хәйрия фонды әлеге кампания кысаларында 1200 гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 2016 елдан бирле сукбайлар, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, берүзләре генә яшәүче өлкәннәр өчен даими рәвештә хәйрия ашлары уздырып килә. 2020 елда Фонд 2023 порция кайнар ризык таратты. Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тырышлыгы белән кайнар ризык белән тәэмин итү буенча 3 нокта булдырылды. Бүгенге көндә ул, 2 яңа өстәмә ярдәм күрсәтү пункты ачу хисабына, көн саен 500 ләп порция ризык тарата.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*