tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2024 елны милли көрәш Олимпия уеннарына керәчәкме?
2024 елны милли көрәш Олимпия уеннарына керәчәкме?

2024 елны милли көрәш Олимпия уеннарына керәчәкме?

Узган ял көннәрендә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда татар милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм Россия чемпионаты үтте. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән барлыгы 193 көрәшче бил алышты. Алдан фаразланганча, Татарстан көрәшчеләре яшьләр арасында да, олылар арасында да җиңү яулады. Дөрес, быел безнекеләргә җиңүгә ирешү өчен шактый тырышырга, шактый тир түгәргә туры килде. Гадәт буенча төп көрәш Башкортстан батырлары арасында барса да, башка төбәкләрнең дә милли көрәшебез белән ныклап шөгыльләнә башлаулары күренеп тора. Бигрәк тә яшьләр арасында. Тамашачылар һәм белгечләр фикеренчә, иң кызыклы, мавыктыргыч финал бәйгеләре дә 17-18 яшьлек егетләр арасында узды. Димәк, көрәшебезнең киләчәге бар дип ышанып әйтергә була.

Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Җәүдәт Миннәхмәтов үз оешмасы алдында торган төп максатны да атады: халыкара дәрәҗәгә чыгып, ахыр чиктә, 2024 елда Олимпия уеннары программасына керү. Әле шушы көннәрдә генә ул Швейцариянең Лозанна шәһәрендә узган Милли Олимпия комитетлары Ассоциациясе (АНОК) утырышында катнашты. Ошбу очрашуда көрәшебезне халыкара аренада таныту һәм үстерү мәсьәләләре тикшерелгән. Шунда ук Җ.Миннәхмәтов Европаның Олимпия комитеты президенты Патрик Хикки һәм Азиянең Олимпия комитеты президенты Әхмәд Әл-Фәхәд Әл-Сәбах белән очрашкан. Ике президент та көрәшне үз кыйтгаларының Олимпия уеннары программасына кертү буенча тәкъдим ясаган.

Соңгы елларда татарча көрәш буенча Россия ярышларында Бөтендөнья татар конгрессы ничектер күләгәдә кала иде. Заманында илкүләмендә федерация оештыруның башында да конгресс торды, югыйсә. Быел, ниһаять, ярышларның ике көнендә дә киеренке көрәшне конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та күзәтеп утырды. Матбугат очрашуында ул Intertat.ru хәбәрчесенең татарча көрәш юнәлешендәге эшчәнлеге хакындагы соравына да җавап бирде.

Ринат Зиннур улы заманында татарча көрәш белән Сабантуйларга бәйле шөгыльләнә башлаулары турында искәртте. “Аңлашыла ки, татарча көрәш белән ныклап Татарстаннан торып кына шөгыльләнергә була. Профессиональ дәрәҗәдә эшләү өчен килеп туды да инде федерация оештыру идеясе”, – диде ул. Аныңча, милли спорт төребез буенча дөнья чемпионатларына һәм Универсиадаларга юл башы әнә шул Сабантуйларда салынды.

“Татар көрәше спорт кына түгел, ул – татар халкының рухи байлыгының бер өлеше дә. Халкыбыз саклана икән, көрәше дә сакланачак”, – дип тә өстәде Ринат Закиров. Ошбу фикер белән килешми мөмкин түгел. Дөрес, аны киресенчә дә белдерергә була: көрәшебез саклана икән, халкыбыз да саклана дигән сүз. Хәер, бу очракта урыннарны алмаштырудан сумма үзгәрми дип әйтергә генә кала…

Радик Сабиров, “Интертат” ЭГ
Шамил Абдюшев фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*