tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2030 нчы, 2050 нче елларда татар нинди булачак? Яшьләр бу сорауга җавап эзли
2030 нчы, 2050 нче елларда татар нинди булачак? Яшьләр бу сорауга җавап эзли

2030 нчы, 2050 нче елларда татар нинди булачак? Яшьләр бу сорауга җавап эзли

Казанда 1-5 август көннәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтә. Бүген, 3 августта, Универсиада авылыныда “Эшмәкәрлек”, “Тел һәм мәгариф”, “Тарихи хәтер”, “Яңа сәнгать”, “Татарстанның яшь илчеләре”, “SMM һәм блогинг” темаларына фикер алышу мәйданчыклары эшләде.

“Тарихи хәтер” мәйданчыгында Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Ильнур Миргалиев Алтын Урда тарихы белән таныштырды, татарларның генетик тарихы турында уйлары белән бүлеште.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы, этнолог Ильнар Гарифуллин белдерүенчә, бүгенге көндә татарларны тарихи хәтер берләштерергә тиеш. Галим ассызыклап үткәнчә, татарның тарихын беренче тапкыр профессиональ рәвештә Шиһабетдин Мәрҗәни язган һәм шуңа таянып татарның милли аңы формалаша башлаган.

Шулай ук дисскуссион мәйданчыкта “Әлбәттә” проекты авторы Ильдар Әюпов  катнашты. Ул интернетта ничек тарихны пропагандалау, популялаштыру мәсьәләләре турында сөйләде.

Утырышның икенче өлешендә яшьләр “2030 нче, 2050 нче елларда татар милләте нинди булачак? Татарның дәүләтенең киләчәге нинди булыр?” кебек сорауларга фаразлары белән бүлештеләр. Киләчәкне күзаллауга багышланган өлештә яшьләр ике төркемгә бүленде, кемнәрдер татарларның киләчәге барлыгына ышана, кемнәрдер бүгенге вазгыять дәвам иткән очракта, милләтнең киләчәге юклыгын белдерде.

Шулай ук бүген форум делегатлары Совет һәм россия астрофизигы, РФА академигы, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Рәшид Сюняев лекциясен тыңлаячак һәм сигезенече Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*