tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 21 февраль – Халыкара туган тел көне
21 февраль – Халыкара туган тел көне

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Один комментарий

  1. Фәүзия Мөхәммәтова

    21 нче февраль – халыкара туган тел көне
    ***
    Җир йөзендә бар тереклек
    Яратылган дәвердә үк,
    Изге тел иясе җиргә
    Төшкән, капусын ачкач Күк:

    Кыйтгаларны колачлаган
    Бу төрки тел иң борыңгы
    Кодрәтле бер тел буларак,
    Күп телләргә бирми тынгы.

    Татар теле диләр аны.
    Дәверләрне кичкән даны.
    Чакматашка әверелгән
    Яуларда чарланган җаны.

    Тупланган зиһен байлыгы
    Галибанә тырышлыгы.
    Корыч ныклыгына торыр
    Уяу-сизгер кырыслыгы.

    Утлы гасырлар кичсә дә,
    Иң борынгы таш китаплар –
    Узенә уелган сүзләрдә
    Бөек татар телен саклар…

    Телнең эчке хасиятеннән
    Җан тибешен тоеп кара.
    Тел дәрьясы калебеңне
    Дастан-җыр булып сугара.

    Раббыбызның кодрәтендә
    Хикмәтле чиксезлек аша,
    Татар теленең тамыры
    Мәңгелек белән тоташа… Фәүзия Мөхәммәтова.

Фикер калдырырга Фәүзия Мөхәммәтова Отмена

Обязательные поля отмечены *

*