tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 21 февраль -Халыкара туган тел көне
21 февраль -Халыкара туган тел көне

21 февраль -Халыкара туган тел көне

Бүген 21 февраль көне – Халыкара туган тел көне. Бу дата 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессия утырышында кабул ителде. 2000 елның 21 февраленнән башлап ел саен туган телне һәм мәдәни күптөрлелекне яклау максаттынан билгеләнеп килә.

Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә, төрлы кыйтгаларда яшәүче милләттәшләребезне Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.

Бөек татар халкының вәкиле һәм татар теленең халыкара аралашу теле булганлыгы белән горурланып яшик. Тукай, Җәлил, Алишлар аралашкан, иҗат иткән телдә белем алып, киләчәк буыннарны да ана телендә тәрбияләргә насыйп булсын.

 Г.Тукай.

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*