tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 21 гасыр бренды – милли кием
21 гасыр бренды – милли кием

21 гасыр бренды – милли кием

Соңгы вакытта  әби–бабайларыбыздан калган милли байлыкларыбызны кайтара башладылар. Ул безнең төрле йорт дизайны, кием-салымда чагылып, тормышның бар ысулларына керә. Төрле татар проектлары булдыралар, шулай ук татар яшьләре бу эшкә кушыла, үзләре оештыручы буларак  та катнаша. Элек татар милли киемен сәхнә биючеләре өстендә генә күрергә күнеккән булсалар,  соңгы арада әлеге «тарихи» киемнең кайбер элементлары халык арасында да популярлаша башлады.

imAISrRSMmAШундый татар милләтебезнең бар икәнен белдерә торган проектлар рәтендә заманча милли кием булдыручы MISA проекты. Аны барлыкка китерүче – Миләүшә Мусина. Үзен һәрвакыт авыл кызы дип атаучы Миләүшә бүгенге көндә татар милли киемнәре тегә, калфак-түбәтәйләр чигә. Аныкечкенәдән үк сандыкта сакланган борынгы җәүһәрләрнең зәвыклылыгы, затлылыгы, бизәкләрнең матурлыгы сокландырган.

“Һәр халык үзенә генә хас рухи байлыгы, милли гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле. Ләкин бүген урамга милли стильдәге кием киеп чыксак, безне сәер дип атаячаклар. Әмма күпләр көн саен шулай киенеп йөри башласа, бу гадәти хәлгә әвереләчәк. Шуңа күрә без яшьләр аны көндәлек тормышка кертергә тиешбез. Милли кием – ул халыкларның рухи байлыгын туплаган мирас. Әгәр дә заманча киемнәребезне милли бизәкләр, яки аякларны искиткеч татар читекләре, ә башны нәфис калфаклар бизәсә – нинди күркәм күренеш булыр иде!”,- ди Миләүшә.Үрнәк итеп, ул Италиянең күренекле Dolce£Gabbana брендының  соңгы тупланма-коллекцияләрен китерде. Карасаң, әлеге компания дизайнерлары милли мотивларны кулланып тегәләр икән. Һәм бу киемне Италиядә генә түгел, бөтен дөньяда таныйлар, яратып кияләр. Димәк, бүген милли мотивлар–модада.

Шул сәбәпле, бүгенге көндә бигрәк тә кием–салымның яңадан–яңа модельләрен уйлап табарга өйрәнүче яшь дизайнерларның милли стильгә кызыксынуын арттыру таләп ителә.Безнең милли киемнәребездә  халыкның гасырлар буена тупланган акылы да, тәҗрибәсе дә, тарихы да чагылуын онытырга ярамый. Ә гомүмән, саклап, бөтен килеш киләчәк буынга тапшыру – изге бурычыбыз. Милли кием үзенчәлекләре буенча белгечләр әзерләү, дизайнерлар өчен махсус грантлар булдыру, милли кием флэш-моблары оештыру, мөселман костюмнарын милли бизәкләр белән баету, көндәлек киемне халыкчан детальләр кулланып, шул ук вакытта заманчалаштырып, яшь буынны кызыктырырлык итеп тегү бу юнәлештә зур адым булыр иде.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КДУ  студенты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*