tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 22 июль көнне VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза
22 июль көнне VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза

22 июль көнне VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза

22 июль көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

Бәйрәм иртәнге 10да башланачак. Бу вакытта  Татарстан һәм Пенза өлкәсе милли утарлары белән танышып булачак. Алар кичке 5кә кадәр эшли.  Балалар Сабан туе аерым мәйданчыкта оештырылачак. Шулай ук көн дәвамында күргәзмәләр карарга, кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин.

11.00  сәгатькә Сабан туеның рәсми ачылышы  була.

12 сәгатьтә көрәш, ат чабышы, гер күтәрү, армспорт буенча ярышлар башланачак.

12.00дән башлап бәйрәм ахырына кадәр Сабан туенда Татарстан һәм Пенза артистлары чыгыш ясый.

12.00  сәгатьтә шулай ук капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән йөгерү башланачак.

13.00 сәгатьтә – колгага менү.

13.40 сәгатьтә йомырка белән йөгерү, катыктан акча эзләү, аркан тарту кебек уеннарда катнашырга булачак.

16.40 сәгатьтә Бөтенроссия авыл Сабан туе символын бәйрәмне 2018 елда үткәрүчегә тапшырачаклар.

17.00 сәгатьтә ат ярышында җиңүче һәм көрәш батырлары бүләкләнәчәк.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*