enrutat
Баш бит / 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан. Композитор Алик Локмановның Римзил Вәлиев сүзләренә язган «Кынгыраулар» җыры яуда һәлак булган батырларга багышлана. Җырны  талантлы җырчы Филүс Каhиров башкара.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Один комментарий

  1. Алик эфэнде, рэхмэт жырыгыз очен. Филус Кахиров та аны жиренэ житкереп башкарды.
    Эйе, сугышны кургэннэр, хэттэ ки зур хэрби командирлэр да бу яктан бер сузле: татар солдаты туган иле очен арысландай сугышкан.
    Тик анын туган иле аны гел читлэтте, чит курде. Сугыштан сон урыслар, украиннар, белорусслар очен шэхэрлэр тозеклэндерелсэ, мэктэп-институтлар ачылса, татар очен баштагы елларда ярым-ярты булып, соныннан ботенлэй бетерелде. Шул ук Татарстанда хаман Татар университеты юк, э инде Башкортстан турында сойлэрлек тэ тугел. Монда татар этноцид кичерэ: анын мэктэбе юк, филармониялэре…
    Кайчан бетэр бу тигезсезлек?!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*