tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 22 мартта Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк
22 мартта Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

22 мартта Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

Быел Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме якшәмбе көнне, 22 мартта, Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда узачак.

Бәйрәм иртәнге сәгать 10:00 башлана. Түбәнкамалыларга театральләштерелгән тамаша һәм концерт күрсәтәчәкләр. Сәхнәдә милли-мәдәни җәмгыять вәкилләре, шәһәр һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары Халыклар дуслыгы йорты җәмгыятьләре вәкилләре әзерләгән милли ризыкларны татып карый алачак. Бәйрәмдә «Түгәрәк уен» интерактив мәйданчыгы эшләячәк.

Нәүрүз – Иран һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яз килү бәйрәме. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

2009 елда Нәүрүз ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*