tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 23 яшьлек спортчы өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды
23 яшьлек спортчы өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды

23 яшьлек спортчы өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды

Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина Казанда уза торган Россия чемпионатында  хатын-кызлар турнирында “Мәскәү – 1” командасы составында алтын медальләр яулады. Бу хакта RT хәбәр итә.

Алия Мостафина, Виктория Трыкина, Дарья Спиридонова, Ульяна Перебиносова, Варвара Зубина һәм Ангелина Симкова,  бергәләп, 218,228 балл җыйды.

23 яшьлек Мостафина өчен бу ярышлар баласы туганнан соң беренчесе булды. 2016 елда ул карьерасын туктатып торуын хәбәр иткән иде, ә 2017 елның сентябрендә күнекмәләрен яңадан башлаган.

Элегрәк спортчы кыз Казандагы Россия чемпионаты аның карьерасында иң мөһиме булачагын әйткән иде.

Команда турнирында икенче урынны – Үзәк федераль округ командасы (210,261 балл), өченче урынны “Мәскәү – 2” (199,861 балл) яулады.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/19/162382/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*