tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 24 июнь көнне И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узачак
24 июнь көнне И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узачак

24 июнь көнне И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узачак

24 июнь көнне сәг. 14:00да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында (К.Маркс ур. 38/5 йорт) И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” (“Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны”) дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узачак.

Әлеге монография Беренче бөтендөнья сугышы тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларны үз эченә ала, беренче чиратта китапта кайзер Германиясенең дини факторны Антанта илләренә каршы корал буларак куллану ысулы фаш ителә. Күп төрле тарихи чыганакларга нигезләнеп монография авторлары герман тоткынлыгында, лагерьларда булган хәрби Россия мөселманнарының тормышларын бәян итәләр.

Беренче бөтендөнья сугышы тарихы һәм XX гасыр башындагы хәрби-сәяси вәзгыятьтә Ислам диненең роле, гомумән татар тарихы белән кызыксынучылар өчен әлеге китап кыйммәтле табыш булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*