tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Татар халкы – мәңгелек халык
Татар халкы – мәңгелек халык

Татар халкы – мәңгелек халык

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 30 апрелендә кабул ителгән 238 номерлы Карары нигезендә 2002 елның 28-29 август көннәрендә Казанда Өченче Бөтендөнья татар конгрессы узды.

Конгрессның көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буларак, Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының хисабы кертелгән. Шушы мәсьәлә буенча БТК БК рәисе Индус Ризак улы Таһиров нотык тотты. Әлеге чарада катнашкан делегатлар бәлки әле дә хәтерли торганнардыр: ул  бернинди кәгазьгә карамыйча чыгыш ясады. Алай гына да түгел, шыгрым тулы зал бер тавышсыз, тынлыкта Индус Ризак улының нотыгын тыңлады. Сезнең игътибарга әлеге чыгышыннан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез.

*                 *                 *

Хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар Мөхтәрәм Минтимер Шәрип улы! Мөхтәрәм Мортаза Гобәйдулла улы! Мөхтәрәм Фәрид Хәйрулла улы! Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы һәм, әлбәттә, безнең дустыбыз Владимир Юрьевич!

Мөхтәрәм җәмәгать! Мин берничә проблемага гына тукталып үтәсем килә. Аның беренчесе, әлбәттә, безнең менә шушы катлаулы заманыбыз, катлаулы һәм авыр за­ман. Күз алдында искиткеч ва­кыйгалар тезмәсе булып үтте һәм инде йөзәр елга сузылырга ти­ешле вакыйгалар кыска гына вакытта безнең күз алдында үттеләр. Болар, әлбәттә, безнең татар халкының яшәешенә үз эзләрен кал­дырмый булдыра алмадылар. Без күрәбез, татар бүген­ге көнне яңарыш кичерә. Һәм ун ел барган вакыт эчендә, Конгресс­ның ун ел эшчәнлеге вакытында без бер нәтиҗәгә килдек. Әгәр дә без бүгенге көнне бер җепкә гаиләне, җәмгыятьне һәм дәүләтне тезеп эш итә алабыз икән, ул вакытта безнең милли яңарышыбыз чын мәгъәсендә уңышлы булачак һәм без аны шулай икәнен күрәбез дә. Ни өчен? Чөнки, гаилә ул җәмгыятькә әзер, өлгергән гражданнар чыгара. Гаилә сан һәм сыйфат мәсьәләсен хәл итүгә юл ача. Гаилә адәм баласын әдәпле һәм тәртипле рәвештә җәмгыятькә чыгарырга тиеш. Һәм шушы кеше җәмгыятькә үз теле белән чыга. Бишек җыры, милли аһәң, һәммәсе дә баланың күңеленә сыя тора. Һәм инде чыннан әйткән вакытта һичшиксез менә шушы вакытта гаиләдә адәм баласына милли оеткы салына.

Хәзер инде берничә сүз менә шушы милли оеткы һәм милли идеология турында. Ни өчен? Чөнки шактый күп бәхәсләр.  Идеология нәрсә ул? Бармы бүген, юкмы? Безнең милләтебезнең шу­лай ук үзенең карашы бармы, юкмы? Шунлыктан мин әйтәсем килә, милли идеябез ул, әлбәттә, мәдәниятебез, мәгърифәтебез, гореф-гадәтләребез, дин һәм башка проблемаларыбызга кагылган җыелмадан тора, һәм шуларның иң төп идеясе — ул милли идея дип атала. Ул байрактай балкып тора. Нинди байрак һәм нинди идея? Милли идея ул һәммә халыкның тарихтагы, бүген­ге һәм киләчәктәге урынын күрсәтә торган идея, һәм аның асы­лы һичшиксез дәүләт. Дәүләтле чорларында татарлар һәм алар­ның бабалары дөньяга шул дәүләтләр аркылы мәгълүм булдылар. Дәүләт аларның иминлегенә һәм исәнлегенә гарантия тудырды һәм ул шулай булырга тиеш тә. Ә инде менә дәүләтләре югалгач, татарларга үзләренең шушы югалган дәүләтләре урынына бәрабәр, шуны алмаштырырдай милли яшәеш тудыру кирәк иде һәм, дөре­сен әйтергә кирәк, татар халкы шушы бурычны үти алды. Берен­чедән ул үзенең санын, сыйфатын, гореф-гадәтләрен саклардай мохит тудыра алды. Икенчедән, күпләрне сокландырырдай мөстәкыйльлеккә, үз мөмкинлекләренә көйләнгән мәгариф сис­темасын булдырды һәм инде, чыннан да, Россиянең укымышлы халыкларыннан берсенә әверелде. Өченчесе, татар кешесе кайда гына яшәмәсен, Россиядәме, башка илләрдәме, ул үзенең лаеклы урынын таба алды. Сез аны бүгенге Россиядә дә, бүгенге дөньяда да күрәсез, беләсез. Ул Америкада да, Финляндиядә дә шулай. Безнең милләт арасында хәерчелек юк. Безнең милләт арасында мескенлек юк һәм милләтебезнең вәкилләре һәрвакыт, һәммә илдә лаеклы урын биләп, алып торалар.

Ләкин, менә шушы инде барлыкка килгән милли яшәешкә һәрвакыт инкыйраз куркынычы туа килде һәм моны безнең бөек­ләребез һәрвакыт әйтә килделәр. Алай гына да түгел, безнең шушы бөек әһелләребез менә шушы милли сыйфатларыбызны, саныбызны һәм милләтебезне саклауның юл­ларын эзләде. Мин монда алар тапкан ике юлны күрсәтер идем. Иң беренчесе, менә шушы инде барлыкка килгән, һәммә халыкны, һәммә кешене соклан­дырырдай милли яшәешебез. Милли яшәешебезне саклау — аның беренче юлы. Икенче юлы, ул дәүләтчелегебезне торгызу һәм инде һич кенә дә Россияне таркату рәвешендә түгел, Россия­не федератив дәүләт итеп үзгәртеп һәм инде шушы федерациядә татарларга лаеклы урын табу идеясе.

Совет чорын төрлечә бәялиләр. Ләкин мин аларга тукталып тормастан шуны гына әйтәсем килә: бер яктан ул инкыйразга юл ачкан булса, икенче яктан безгә 1920 елда Татарстан автономияле республикасын игълан итәргә мөмкинлек бирде. Әйе, Президен­тыбыз әйтмешли, чыннан да ул хокуксыз автономия. Исеме генә автономия иде. Ләкин шулай булуга да карамастан, шушы кур­чак дәүләт, берничек тә башка берәмлекләрдән аерылып торма­ган республика, безгә 1990 елның 30 августында Татарстанның суверенлык декларациясен игълан итәргә мөмкинлек бирде. Әгәр дә ул республика булмаган булса, без менә шушы залда бәйрәм итеп утырмаган булыр идек.

Шунлыктан безнең бүгенге идеологиябезнең ике приоритеты – бар. Аның берсе, суверен Татарстан. Шунлыктан мин әйтер идем, безнең суверенлыгыбыз­ны саклау, Татарстанны саклау, Башкортостанны саклау, милли республикаларның суверенлыгын саклау – ул безнең изге бурычы­быз һәм милләтебезнең исән-сау калуына гарантия. Әгәр шушы республикалар юкка чыга икән, ул вакытта безгә бик тә авыр булачак. Ләкин без анысын да кичерә алырбыз, татар халкы мәңгелек халык, ләкин республикаларыбызны сакларбыз, якларбыз.

Суверенитетыбызга чыннан да куркыныч яный. Республикабыз башка республикалар кебек ук бетмәс-төкәнмәс суд процессларына, прокурор протестларына чумды һәмбезне кысырыклап тар хокукларда, тар мөмкинлекләрдә эшли торган Козак комиссиясенә куып керттеләр һәм әгәр дә шушырәвештә эш дәвам итсә, без инде кулыбызда дигән клиндернең тик уртасын гына тотып калуыбыз мөмкин. Моны һич кенә дә булдырырга  ярамый. Моны булдырмау өчен безгә, әлбәттә, шушы тар кысалардан сәяси киңлеккә чыгарга кирәк. Россиягә яңа тәкъдимнәр белән чыгарга кирәк. Без һич кенә дә Россиянең коя­шы сүнүен, аның эңгер-менгергә чумуын теләмибез. Без, Тукаебыз әйткәнчә: хөр мәмләкәт, хөр Русия дигән өмет һәм уй белән яши­без.

Халкыбызның күпчелеге Россиядә яши, шушы Россия дәүләтен заманында рус­лар белән бергә татарлар барлыкка китергән һәм без, әлбәттә, Рос­сиягә бүгенге көнне, үзебезнең күзаллавыбызны тәкъдим итәргә тиешбез. Беренче тәкъдим: Россия кебек бүгенге иң бай илдә, иң ярлы халык яшәү практикасын бетерү, һәм шунлыктан экстен­сив методлардан, алымнардан баш тартып, интенсивлыкка күчү. Һәр республика, һәр өлкә үз мөмкинлекләренә таянып яши башлаган чагында гына Россиянең бөтен булган искиткеч байлыклары, шул исәптән интеллектуаль протенциалы да, хәрәкәткә киләчәк һәм ул чын мәгънәсендә чәчәк аткан, башка халыкларны да кызыксындыра торган илгә әвереләчәк. Без шуны телибез.

Әлбәттә, шушы процесслар барган вакытта татар факторы­ның ни рәвештә икәнлеген билгеләү — ул шулай ук безнең буры­чыбыз. Россиядә татар факторы артканнан-арта бара. Әлбәттә, бу кайберәүләрне борчый, шуның өчен дә милләтебезне төрле кисәкләргә бүлү сәясәте дә бар. Милләтләрне бер-берсенә каршы кую омтылышлары да бар. Мин шул исәптән әйтер идем, татар белән башкортны да шушы рәвештә каршы кую сәясәте күренгәли. Ләкин без моңа да үзебезнең җавабыбызны бирергә тиешбез. Без халкыбыз сыйфатларының бүгенге көнне әнә шул Россиянең чәчәк ату факторы булуын телибез. Милли горурлыгы­быз беренче урынга чыгарга тиеш. Безнең халкыбыз, профессиональ язучылар гына түгел, һәммә җирдә шигырьләр яза, халкына дан җырлый һәм менә шушы милли горурлык тойгыларының уянуын күрсәтә торган фактор. Бу безнең милли горурлыгыбызның артканлыгын күрсәтүче фактор. Ләкин шулай да әйтеп үтәсем килә, тарих белән кызык­сыну ул кайбер вакыт төрле каршылыкларга да китерә. Бездә бит кайбер вакыт берничә китап укыган яки газет-журнал укый тор­ган кеше үзен тарихчы итеп саный, үзенең фәнгә нигезләнмәгән фикерләрен тарата башлый. Мавыгулар бар, булсын. Ләкин про­фессиональ тарихчылар үз сүзләрен һәрвакыт әйтә килергә тиеш. Шушы принциптан чыгып без менә шушы хакыйкатьне беренче урынга чыгарырга тиешбез.

Минем кабатлап әйтәсем килә, чөнки тарихи процесслар бик катлаулы, аның бер ягын гына күтәреп чыгу, менә шушы бердәнбер дөреслек дип күтәреп йөрү ул һич кенә дә дөреслеккә туры килми.

Чынбарлыкны яшерергә тиеш түгелбез, ләкин тарихны беркайчан да халыкларны бер-берсенә каршы кую коралы итәргә ярамый. Ул халыкларны дуслаш­тыру коралы гына булырга тиеш. Чын, тулы дөреслек нәкъ шуңа этәрә һәм ул шулай булыр да. Мин моңа һич кенә дә шикләнмим. Инде менә шушы тарихка кагылган мин әйтеп үткән татар-баш­корт мөнәсәбәтләре. Мин алар турында шулай ук әйттем. Безнең ике халкыбыз ул игезәктәй халыклар һәм аларның тарихлары да шушы рәвештә берләшкән. Без ике халкыбызның бердәмлеген, үзара аңлашып яшәвен булдырырга тиешбез. Мин моны ни өчен басым ясап әйтәм. Чөнки, менә шушы халык санын алу вакытында, менә шушы проблема­ны катлауландырырга тырышучылар юк түгел. Бирешмик без моңарга, бирешмик.

Керәшен мәсьәләсен куертучылар да шактый бүгенге көндә. Имеш, бу аерым милләт, элек-электән булган. Әйе, элек-электән безнең печенег бабаларыбыз, кыпчак бабаларыбыз шактый рәвештә русларга күчә килгән. Гаиләләре генә түгел, хәтта нәсел­ләре белән күчкәннәрен дә беләбез, тарихта мондый чыганаклар шактый күп. Документлар, әлбәттә күп, ләкин без һәрва­кыт чынбарлыкның үзеннән дә чыгып эш итәргә тиешбез.

Безнең халкыбыз — аның керәшеннәре дә, мишәрләре дә, Себер татарлары да, һәммәсе дә менә шушы рәвештә фикер йөртә, үзләрен бербөтен бөек милләт итеп сизә.

Мөхтәрәм җәмәгать, әлбәттә, безнең Конгрессның эшчәнлеге шактый катлаулы. Кайберәүләр: Конгресс бер генә карар да кабул итмәде бишьеллык дәверендә, бернинди яңа фикер дә бел­дермәде, дигән сүзләр дә ишеттергәләделәр. Менә сезгә шушы Конгрессның 50 зур чарасының карарлары бирелгән, сез инде та­нышып та өлгергәнсездер, күргәнсездер: никадәр зур эшләр эшлән­гәнлеген. Фикерләрнең яңасы да булыр, искесе дә булыр. Ләкин фикер беркайчан да яңага һәм искегә бүленми. Чөнки фикернең хакыйкатькә ни рәвештә туры килүе безнең өчен иң әһәмиятлесе. Искиткеч зур фикер байлыгы туплаган марксизм-ленинизм күз алдыбызда юкка чыкты. Фикерләр китә торыр, шул исәптән менә безнең бик яңа модадагы идеяләр дә. Ул җәдит­челекне һәм кадимилекне бүгенге дөньяга тартып чыгару. Инде алар да юк. Алар гасыр башында ук юкка чыккан. Башка рәвеш­тәге Ислам динен барлыкка китерәләр. Аны континентларга өләшеп чыгару омтылышлары да күренә. Ислам ул бүленми, ул бер. Шулай булып калырга тиеш, шулай булган чагында гына ул безнең җәмгыятебезнең дуслыгын булдыруга хезмәт итәчәк.

Безнең эшчәнлегебездәге яңалыкларның берсе – шушы 5 ел эчендә без федераль татар автономиясен тудырдык. Менә Владимир Юрьевич Зоринның үзенең әйткәне бар: татар федераль автономиясе бүгенге көнне иң алдынгы автономия дип. Безнең бүгенге көнне 22 региональ автономиябез һәм аның 200 дән артык җирле оешмалары бар. һәм аларның иң төп эшләгән эшләре нәтиҗәсе – алар хакимият белән диалог режимы тудыра алдылар. Әгәр дә хакимият үз халкы белән диалог режимында икән бу дәүләт гражданлык җәмгыяте туу юлында. Менә безнең автономияләребез, гомумән, татар оешмалары, Россияне шушы рәвештә демократик гражданлык җәмгыяте итү юлында эш һәм хезмәт алып бара.

Мөхтәрәм җәмәгать, эшчәнлектә хаталар да булгандыр. Шуны гына әйтәсем килә, хаталар һәрвакыт булачак. Тик аларны вакытында аңлап тикшерә белү, аны бер-береңә каршы көрәш коралы итеп кулланмау гына кирәк безнең өчен.

Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә, без 10 ел сезнең белән бергә эшләдек. Мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тоеп, ихтирамы­гызны сизеп килдем. Сезгә шушы миңа ихтирам белдергән өчен, Башкарма комитетка күрсәткән ихтирамыгыз өчен бик зур рәхмәт! Яңа сайланган Башкарма комитет шушы без баш­лаган эшләрне дәвам итәр дип уйлыйм, һәм кирәк булса, без дә постта калабыз. Такташ әйтмешли: «Онытмагыз безне, карагыз!»

Материалны Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*